#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хыяллары чынга аша

последние и лучшие новости искусства в мире

35-4Тырыш, максатчан кыз - Ләйсән Әйдбаеваның казанышлары белән газета укучыларыбызны еш таныштырып торабыз. Төмән районы, Шыкча авылында туып-үскән кыз туган телендә сөйләшә, газеталарга мәкаләләр яза, гореф-гадәтләребезне яхшы белә, мәктәп тормышында актив катнаша, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Гүзәлия Муллачанова җитәкчелегендә район, өлкә, төбәкара олимпиадаларда, төрле дәрәҗәдәге фәнни-практик конференцияләрдә, иҗади юнәлештә узган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый.

- Казанга татар теленнән олимпиадаларга барган өлкән сыйныф укучыларына карый идем дә: “Минем дә алар кебек буласым килә!” - дип хыяллана идем. Компания белән башка шәһәргә сәяхәткә бару, масштаблы чараларда катнашу, яңа кешеләр белән танышу - шәп бит!” – дип сөйли рухи төшенкелеккә бирелми торган Ләйсән.

Ләйсән Татарстан башкаласы - Казанда беренче тапкыр 10 нчы класстан соң татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында уңышлы катнашып, лагерьга юллама ала.

“2018 елда Казанның “Заречье” лагеренда “Дуслык” исемле регионара профиль сменасында катнаштым. Бу форумга бөтен Россиядән, Казахстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 176 бала килде. Иң зур тәэсир - Казан үзе. Безгә бәхет елмайды, чөнки сәфәребез футбол буенча бөтендөнья чемпионатына туры килде. Үзәк урамнарда төрле милләт халыклары йөри иде, бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Һәркемебез бу шәһәргә тагын да килергә теләде, чөнки Казан безне үзенә әсир итте. Кемдер Бауман урамыннан үтәргә теләде, Кремль мәйданында көч җыярга, Кабан күле белән сокланырга, ә кемдер Казанның уку йортларына кереп, үз гомерен шушы мәһабәт шәһәр белән бәйләргә хыялланды.

Казан, һәрвакыттагыча, бик матур. Анда барып кайту рухи көч, күңелгә җиңеллек бирә. Мәктәпне тәмамлаганчы тагын барып кайтырмын дип теләгән идем - 2019 елның январенда өлкә делегациясе белән татар теле буенча бөтенроссия олимпиадасына Казанга яңадан юл тоттым һәм берничә айдан өченче тапкыр, шул ук состав белән без татар теле буенча халыкара олимпиадага белемебезне сынарга бардык.

Төмән дәүләт университетында студентларның фәнни конференция кысаларында эшләгән 200 секциядә студентлар, югары класс укучылары арасында Ләйсән Әйдбаева да катнашып, 1 урынга лаек була.

Төмән укучылары арасында Ләйсән халыкара турнирларда да лаеклы урыннар яулый. Бу җиңүләрнең нигезендә чиксез тырышлык, борчылу, ныклы әзерләнү ята. Ул максатка зур тырышлык белән генә ирешеп булганын яхшы аңлый. Ләйсәннең уңышлары һәм тырышлыгы бушка булмый, мәктәпне ул “Укуда аеруча уңышка ирешкән өчен” алтын медаль һәм кызыл аттестат белән тәмамлый. Амбициоз максатлар куеп, авырлыклар һәм киртәләрдән курыкмыйча өлкәнең югары уку йортына, журналистика факультетына укырга керә.

- Университетка укырга кергәч, күпсанлы актив студентларга карап, тагын да: «Шулай ук булуын телим!» - дигән максат куйдым үземә. Монда, әлбәттә, сәяхәтләр географиясе киңрәк һәм юнәлешләр дә күбрәк. Һәм менә ике елга якын чит ил студентлары белән эшлим. Быел AIS UTMN командасы белән Чиләбегә чит ил студентлары ассоциациясе форумына барып кайттык. Күптән түгел Смоленскта узачак бер конкурста катнашырга теләк белдереп, гариза бирдек. Үтәрбез дип өметләнәбез”, - дип белдерде Ләйсән.

Апрель аенда Чиләбедә үткән форум 8 университеттан 80нән артык студент җыйган. Дүрт көн дәвамында катнашучылар чит ил студентлары белән эшләүдә уку-укыту эшчәнлеге, миграция һәм адаптация мәсьәләләре һәм социаль проектлаштыру турында фикер алышканнар.

“Яңа кешеләр белән танышу, бергә поездларда йөрү, төннәр йокламыйча әңгәмә кору һәм шаярып уйнау, яңа урыннарга яңадан әйләнеп кайту максаты белән фонтаннарга акча ташлау – бигрәк тә шәп мизгелләр. Шуңа күрә мин университетның “Молодёжка ТюмГУ” һәм “Welcome-ТДУ” үзәгендә дә катнашырга теләк белдердем!” – дип үз хис-кичерешләре белән уртаклаша Ләйсән.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836