#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

последние и лучшие новости искусства в мире

8-8Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г.Тукай тулысынча аңлатып биргән. Күпме мәгънә салынган бу шигырь юлларына!

Билгеле булганча, безнең татар телебез – ЮНЕСКО тарафыннан халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.

Мин тугач, әниемнең назлы итеп “балам” дигән сүзе дә, беренче тапкыр әйткән “әни” сүзе дә туган телемдә булган. Миңа туган телемдә генә сөйләшергә уңай, чөнки кечкенәдән туганнарым белән туган телемдә сөйләшәм, аралашам.

Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, М.Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, Х.Туфан, Б.Сөләйманов, Я.Зәнкиев һәм бик күп башка әдипләребезнең әсәрләрен кечкенә сыйныфлардан бирле яратып өйрәнәм. Татар телендә төрле тапшырулар, кинолар карыйм, нәфис китаплар һәм “Яңарыш”ыбызны укырга яратам. Туган телемдәге моң, көйләр, биюләргә мин бик гашыйк. Үземә дә сәхнәдән туган телемдә шигырьләр сөйләү ошый.

Мин үземнең татар авылында тууым, яшәвем белән горурланам. Ә инде гореф-гадәтләргә, матур традицияләргә бай Казанлы урта мәктәбендә белем, тәрбия алуыма бик тә шатланам, үземне иң бәхетле кеше итеп тоям. Безне хөрмәтле укытучыбыз Асия апа чын татарлар итеп тәрбияләргә тырыша, туган телебезнең, әдәбиятыбызның серләренә өйрәтә, шуның өчен бөтен көчен куя.

Уку елының башыннан ук татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп, аннары район олимпиадаларында катнаштым. Ә инде яңа ел безнең өчен бик тә уңышлы башланып китте. 9-10нчы январь көннәрендә югары дәрәҗәдә оештырылган өлкә олимпиадасына барырга насыйп итте. Анда да татар теле буенча призлы урын яуладым. Өлкә олимпиадасында катнашучы балалар өчен бик кызыклы, файдалы рәсем, музыка буенча мастер-класслар оештырылды.

Озак та үтмәде, Казан шәһәренә төбәкара олимпиадага чакыру килде һәм Эльза белән без шатланып өлкә командасы составында яраткан Казаныбызга юл тоттык.

Бу интеллектуаль һәм иҗади сәяхәт искиткеч кызыклы, мавыктыргыч булды. Үзебезгә яңа дуслар таптык, К.Тинчурин театрында спектакль карадык, Казанның тарихи урыннарында булдык, шагыйрь-язучылар белән очраштык.

Олимпиада нәтиҗәләре дә безне шатландырды. Эльза татар әдәбиятыннан, мин яраткан татар телем буенча призер исеменә лаек булдым.

Туган телем минем өчен бик газиз. Ул – иң туган, иң матур, иң татлы тел!

Рөстәм ТӨХВӘТУЛЛИН, Вагай районы,
Казанлы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836