Материалы

“Идел” яшьләр үзәгенә 15 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

30-19Менә инде 24 ел рәттән Казан шәһәре үзенә Татар яшьләре көннәре кысаларында Россия һәм чит илләрдән актив, максатчан, позитив карашлы яшьләрне җыя. Ә быелгы яшьләр көне “Идел” яшьләр үзәгенең 15 еллыгына туры китереп оештырылды. Әлеге чарада Төмән шәһәреннән миңа, Әлфия Касыймова, Ринат Әхтәриев, Альберт Шәриповка катнашырга туры килде.

Ачылу тантанасында РФнең дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе И.Гыйльметдинов, ТРның яшьләр һәм спорт эшләре министры Р.Бурганов, ТРның дәүләт советы депутаты Ф.Мифтахов катнаштылар. Алар “Идел” үзәге хезмәткәрләре һәм төбәкләрдән килгән актив яшьләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Кәефләрне күтәреп күренекле җырчылар - Фирдус Тямаев, Илназ Сафиуллин, Илгиз Шәйхразиев, Илмир Ямалов матур җырлар башкардылар. Шул арада үзәкнең беренче директоры М.Шәрәпова белән хәзерге җитәкчесе Л.Сафина махсус әзерләнгән зур, бик тәмле тортны тантаналы рәвештә кисеп, һәркемне чәй өстәленә чакырдылар. Аннары үзара котлаулар, бүләкләр бирешүләр башланды. Төмән шәһәреннән барган делегатлар күчтәнәч итеп Р.Әхтәриев башкаруында җыр һәм истәлекле язулар бүләк иттеләр. Кыска булып тоелган 7 көндә делегатлар журналистлар, күренекле мәдәният, фән хезмәткәрләре, дин әһелләре белән очраштылар, шулай ук алар өчен төрле бәйгеләр, психологик тренинглар, туган тел, тарих, вокал, театр сәнгате, кул эшләре буенча мастер-класслар оештырылды. Делегатлар Болгар шәһәрендә экскурсиядә булып, Г.Камал театрында спектакль карап, “Ярдәм” инвалидлар мәчетендә Илдар хәзрәт Баязитов белән очраштылар. Әлеге 24 нче Татар яшьләре көннәре делегатлары Камал театры тирәсендәге бульварда флеш-моб биеп, җырлар башкардылар. Миңа ТНВ каналы төшергән “Яшьләр Online” тапшыруында катнашырга туры килде. 30-20“Моңлы сандугач” бәйгесендә Р.Әхтәриев “Оста башкаручы” исемен яулады. Чараның соңгы көне Рамазан ае башлануга туры килеп, оештыручыларның ураза тотучылар өчен уңайлыклар булдырулары да зур игътибарга лаек. 28 нче июнь көнне делегатлар тәҗрибәләр туплап, рухи көч, эшләр өчен яңа эмоцияләр алып төбәкләренә таралдылар. Без, Төмән яшьләре, әлеге очрашуны оештыручыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез.

Римма ВӘЛИЕВА. (Р.КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума