Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Игътибар! Үлемгә китерә торган уеннар яңадан кайта!

последние и лучшие новости искусства в мире

Соңгы елларда үлем белән бәйле уеннар аеруча ешайды. Белгечләр моның сәбәбен балаларның күп вакытларын интернетта уздырулары белән бәйләп карый. Ә анда яшүсмерләр социаль челтәрләрдәге төркемнәр аша еш кына кирәкмәгән мәгълүмат алалар. Төр­кемнәр арасында төрлесе бар: позитив булганнары, суицидка этәргәннәре, секталар. Шушы сайтларга яшүсмерләр ничек барып эләгәләр соң? Кайбер балалар арасында, билгеле бер сәбәп­ләр аркасында, әти-әни авторитет булудан туктый, менә шул чакта ул класс­ташлары, дуслары сүзенә, социаль төркемдәге фикерләргә колак сала башлый, депрессиягә бирелгән кешеләр аларга аеруча тиз юлыга.

Начар чир йогышлы була, диләр бит. Ничек кенә булмасын, әлеге төркемнәрнең балалар арасында популярлашу куркынычын булдырмас өчен, вакытында аңлату эшләре алып бару мөһим. Үткән елның җәендә, ниһаять, әлеге суицидны пропа­гандалаган төркемнәрне оештыручы Филипп Лис кулга алынды. Шуның белән бу бәла онытылды дип уйлаган идек. Юк икән шул. Интернетта тагын “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Кызыл ябалак” дигән яңа уен барлыкка килгән. Әлеге төркем “Очучы кит” төркеменең бер төре, әмма тагын да куркынычрак. Балалар шул исемдәге төркемгә теркәлә дә, оештыручылардан бирем көтә башлыйлар. Аңлавымча, бу төркемгә керү “куратор” белән ябалак турында сөйләшүдән башлана. Һәм ул үзенең “корбаны”н уенга тарта. Сөйләшүләр якынча болайрак бара:

-- Мин сиңа кызык уен тәкъдим итәм. Ул авыр уен түгел, ахырда, син хыялланып йөргән әйбереңне бүләккә алачаксың.

- Мин бик тә ноутбук аласым килә... Ул уенны ничек уйнарга соң?

- Бик җиңел ул. Бүгеннән башлап 12 тәүлек йокламыйсың, бу турыда беркемгә дә сөйләмисең, чөнки уен тәмамлангач, сиңа да, әти-әниеңә дә сюрприз ясаячакмын.

- 12 көн – бик күп бит ул. Мин ул хәтле түзмәячәкмен.

- Сынап карамаганчы булдыралмам дип әйтмә, һичшиксез, булдырачаксың. Ноутбуктан баш тартасыңмы әллә?

- Ярар, сынап карыйм...

- Молодец! Уенның бер таләбе бар, синең йокламаганыңны белер өчен теләсә кайчан мин сиңа: “Ябалак йокламыймы?”- дип язачакмын. Син 10 минут эчендә: “Ябалак беркайчан да йокламый”, – дип җавап язарга тиеш булачаксың. Җавап булмаса, димәк, син уеннан чыгасың...

Бу уенда 12 бирем булачак. Беренче 12 төн йокламыйча тора алуыңны тикшерсәләр, аннары үз-үзеңә берәр яра сала алу-алмавыңны сынап карыйлар. Бу биремне дә яхшы башкарсаң, мактау сүзләре яудыралар, үзләренчә үсендерәләр инде. Уенның соңгысы “Очучы китлар”дагы кебек – үз-үзеңә кул салу булачак. Уеннан чыгарга уйлаганыңны белдергән очракта “кураторлар” “корбан”нарына төрле хәйләләр уйлап табып, җәзалар бирәләр. “Куратор” теркәлергә сылтама җибәрә, ләкин ул сайт буш була. Әмма бу сайт буенча “куратор” “корбан”ының кайда яшәгәнен билгеләп, аңа кайсы шәһәрдә яшәгәнен, адресын, туганнарын әйтеп, теләсә кайсы вакыт килеп аларны үтереп китәм дип куркыта. Бала чарасызлыктан уенны дәвам итәргә мәҗбүр була.

Әгәр сезгә “Кызыл ябалак” уеныннан “куратор” язса, нишләргә?

Иң беренче - җавап язудан баш тартырга кирәк. Чөнки “куратор” үзенең “корбан”ының төгәл адресын һич тә белә алмый, хәтта ул җибәргән сылтаманы ачып караган очракта да. Шуның өчен куркып тормыйча җавап бирүне туктатырга гына кирәк булачак. Ә ата-аналарга һәм укытучыларга балаларга аеруча игътибарлы булырга, алар күп вакытларын компьютер каршында уздырмасыннар өчен, аларны төрле һөнәр-шөгыльләр, спорт белән кызыксындырырга киңәш ителә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836