#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Илһам бирүче кыз

последние и лучшие новости искусства в мире

25-427 майда Екатеринбург шәһәренең офицерлар йортында Азия халкын берләштереп, һәр милләт кызына үзенең күркәм сәләтен, осталыгын күрсәтергә, азия чибәрлеген гәүдәләндерергә мөмкинлек бирүче “Азия-Урал гүзәле-2017” бәйгесенең финалы узды. Анда татар халкын һәм өлкәбезне Төмән кызы – “Себер йолдызы -2014” фестивале финалчысы, “Сәнгать колледжы гүзәле-2015” Диана Бакирова бик уңышлы тәкъдим итеп, “Илһам бирүче гүзәл” һәм “Азия-Урал гүзәле– 2017” бәйгесенең “Вице-гүзәле” титулына лаек булды. Ул бәйгедә татар халкының Гимны булган “Туган тел” җырын лаеклы рәвештә башкарды һәм дефиле, күмәк биюдә дә үзен сынатмады.

Чибәр, нәзакәтле, зирәк кызыбыз Төмән сәнгать колледжын тәмамлап, бүгенге көндә Екатеринбург шәһәрендә вокал классы буенча укуын дәвам итә. Диананың иҗади номерын әзерләүдә 30га якын кеше катнашты. Чыгышы югары дәрәҗәдә булсын өчен ул аларны оста оештыра алды. Бәйге турындагы фикерләре белән бүлешеп илһам бирүче кызыбыз: “Әлеге бәйге быел 10нчы тапкыр үткәрелде, димәк, ул үзенчәлекле. Бәйге турында Урал дәүләт юридик университетында укучы дусларымнан белдем. Анда катнашып, үзем гашыйк булган татар мәдәниятен башка халыкларга да күрсәтү максаты белән килдем мин. Һәм, әлбәттә, башка милләтләр белән охшаш, аермалы якларны ачыклау да минем өчен кызыклы булды. “Минем хыялым” дигән темага багышланган бәйге миңа башка милләтләр мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирде. Хыялым - халыкларның охшашлыклары саклансын, алар үзләренең тамырларын, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен онытмасыннар иде. Иҗади номерда мин Г.Тукайның “Туган тел” җырын музыкантлар төркемем белән заманча эшкәртеп башкардым. Биредә мин халкымның күп гасырлы мәдәнияте, теленең бөтен колоритын ачарга тырыштым. Чараны оештыруга бик күп көч куелган дип әйтер идем, чөнки ул бер тында кебек үтеп китте. Мин оештыручыларга, гаиләмә, дусларыма, минем өчен тавыш биргән җанатарларга, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. “Илһам бирүче” исеме миңа аеруча ошады, әгәр мин кемнедер илһамландыра алам икән, димәк, аларга минем белән аралашу күңелле, кызыклы”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836