#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Илнар – “Ел укучысы”

последние и лучшие новости искусства в мире

26-10Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрли. Аңа кадәр Ялутор районында “Сәләтле бала көне” үтте, анда “Ел укучысы-2019”ны сайладылар. Ул исемгә Исәт мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илнар Фәтхиев лаек булды.

Илнар Фәтхиевны “Спорт” номинациясендә Ялутор районы башлыгы гранты белән бүләклиләр, ул уку отличнигы. Илнар спорт яратучы гаиләдә үсә. Кечкенәдән үк футбол, карате, тхэквондо, чаңгы, йөгерүдән тыш кул көрәше белән мавыга. “Бу спорт төре буенча район, өлкә, Урал федераль округы, ил күләмендәге ярышларда катнашканым бар. Армрестлинг белән әтием шөгыльләнә, мин дә кызыксынып киттем. Аның белән Памятное авылына тренировкага йөрдем. Без район җыелма командасы составында”, - дип язды Илнар. Ә мәктәптә аның иң яраткан фәннәре математика, рус теле һәм физкультура була.

Әнисе Гөлнара улының уңышлары белән горурлана.

- Безнең гаиләдә өч бала, Илнар гаиләдә иң өлкәне. Икенче кызыбызга - 15, ә кечесенә 6 яшь. Барыбыз да спортны яратабыз. Үзем Исәт авылында спорт инструкторы булып эшлим, ирем кранда хезмәт итә. Мин чаңгыны яратам. Илнар улым бик тыңлаучан, өйдә безгә һәрчак ярдәм итә, борчырга тырышмый, максатка омтылучан, әлбәттә, бик акыллы.

“Янарыш” газетасы белән мин бала чактан таныш. 1 сыйныфта беренче биттә фоторәсемем урнаштырылган иде, ә аннары газетага 10 яшь тулгач, янә бу газетаның беренче битендә чыктым. Аларны әле дә кадерле истәлек итеп саклыйм, - дип Гөлнара Фәтхиева үзләре белән таныштырды.

Илнар Төмән югары хәрби-инженер команда училищесына укырга керергә планлаштыра, тормыш юлы сикәлтәсез булсын аның.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836