Материалы

Йомгаклау иншасының көне билгеләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

Коронавирус таралу куркынычы аркасында сынау киләсе елга күчерелгән иде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын үткәрүнең яңа тәртибе игълан ителде.

Боерык нигезендә, йомгаклау иншасын (изложение) үткәрүнең төп көне 2021 елның 5 апреле булачак. Шулай ук укучылар өстәмә көннәрдә — 21 апрельдә һәм 5 майда йомгаклау эшләрен яза алачак.

Инша өчен “незачет” алган, я төп срокта нигезле сәбәп аркасында яза алмаган, ул документаль рәвештә расланган булса, чыгарылыш сыйныф укучылары аны өстәмә срокта яза ала.

Йомгаклау иншасын уңышлы язу чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИга керү мөмкинлеге бирә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар йомгаклау иншасы урынына изложение язуны сайларга хокуклы.

“Шәһри Казан”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума