#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Искердә булып кайттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

9-8Бу көннәрдә Вагай районы, Тугыз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында катнашып, призлы урыннар алган укучылар - 8 нче сыйныф укучысы Юлия Сагитуллина, 9 нчы сыйныф укучысы Дианира Ибукова, 11 нче сыйныф укучысы Эльмира Кузакбирдиева үзләренең җитәкчеләре Венера Ибукова белән Тубыл шәһәре янында урнашкан «Искер” тарихи-мемориаль комплексында булдылар.

Бирегә аларны “Наследие” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча 10нан артык проект авторы һәм оештыручысы Луиза Шәмсетдинова үзе алып килеп, Искер җиренең бай тарихы, бүгенге көндә башкарылган эшләр, киләчәккә планнары белән таныштырды. Кызыклы сәфәрләре турында безгә туган тел укытучысы Венера Ибукова хәбәр итте.

- Иҗтимагый үсешнең хәзерге этабында мәгариф туризмы мөһим педагогик технологияләргә карый. Бу исә укучыларның күзаллауларын киңәйтү, башка халыкларның мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирә, туган якның, башка илләрнең һәм халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәни кыйммәтләре турында күзаллауны формалаштыра, белем, күнекмәләр, осталыкның сыйфатын арттыра, укучыларның сәләтен үстерә. Туган якны өйрәнү туризмы принципларының берсе – туган як тарихы, мәдәни һәм табигый үзенчәлекләре белән танышу. Бу принципны исәпкә алып, без “Искер”гә юл алдык. Безнең сәяхәт «Бәхетле» татар кафе-музее белән танышудан башланды. Тәмле төшке аштан соң, Луиза Шәмсетдинова тантаналы рәвештә «Ханбикә Сүзге» фото-конкурсы җиңүчесе Дианира Ибуковага 1 нче дәрәҗәдәге диплом тапшырды. “Искер” тарихи-мемориаль комплексына баргач, Луиза Алимчан кызы себер татарларының тарихы, Күчем ханның тормышы, көнкүреше әйберләре, картиналар белән таныштырды. Укучылар Күчем хан тормышы һәм Бөек походлары турында бик күп кызыклы фактлар ишеттеләр. Төзелеп килүче мәчеттә булдык, садакалар салдык. Музейда укучылар хан һәм аның якыннарының киемнәрен киеп, үзләрен алар ролендә сынап карадылар. Шулай ук без изге кешеләр җирләнгән Астанада да зур кызыксыну белән булдык. Иң биек ярдан Искерне карадык. Көн бик тиз узды. Безне бу турның беренче карлыгачлары дип атарга була. 9-6Форсаттан файдаланып, без татар мәктәпләренең башка укучылары да Искергә экскурсиягә килеп, бу искиткеч матур урыннарны күреп, табигать кочагында булып, Күчем хан тормышы белән танышсыннар, себер татарлары тарихы турында күп яңалыклар алып кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз. Үз тарихын һәм мәдәниятен белмәгән кеше башка халыкларныкын беркайчан да кабул итмәячәк, дип юкка гына әйтмиләр бит. Әйдәгез, үзебезнең тарихыбызны кызыксынып өйрәник һәм бергәләшеп матур киләчәк төзик. Чөнки әйләнәбездә сокланып туймаслык күпме матурлык, өйрәнелмәгән яңалыклар тулып ята!” – дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836