#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Йөзендә иман нуры

последние и лучшие новости искусства в мире

2-5Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Төмән өлкәсе мультимәдәни киңлекләрдә мөселман яшьләрен борчыган актуаль сораулар һәм яшьләр арасында экстремизм идеяләрен профилактикалау” дигән темага узган түгәрәк өстәлдә катнашкан, йөзеннән хак иман нуры балкып торган мөселман егетен күптәнге танышыбыз булып чыгар дип һич тә уйламаган идек. Моннан 3-4 еллар элек ул редакциягә хәләл продукцияләр тәкъдим итеп килгән иде. Сабыр холыклы, һәркемгә игътибарлы, кече күңелле егетебез - Рамил Яинов Төмән шәһәрендә туып-үсеп, шәһәрнең 9 мәктәбендә тугызеллык белем алгач, политехник колледжга укырга керә. Биредә ул бухгалтер һөнәрен үзләштерә.

Ил каршындагы бурычын Төмән шәһәренең хәрби частендә үти. Югары белем алу теләге белән Төмән дәүләт университетының финанслар, идарә һәм бизнес халыкара институтында читтән торып укырга керә һәм экономист һөнәре буенча таныклык ала. Балачактан әбисе Мәрьям Насыйбулла кызының оныкларына әдәп, әхлак турында сөйләгәннәрен тыңлап, намаз укыганын күреп үскәнгә, Рамилнең күңеле дингә тартыла, ул 10 яшеннән әбисе белән ураза тота башлый, саваплы гамәлләр башкарырга тырыша, дингә якыная, 20 яшендә намазга баса. “Ислам дине күңел тынычлыгы, тотрыклылык, ышаныч, рухи көч бирә. Хәтәрле юллар, ялгыш адымнан, начар гадәтләрдән, яман уйлардан саклый. Кешегә мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга, тәртипкә өйрәтә”, - дип әйтә ул. 2015 елда Рамил өлкә мөселман Диния нәзарәте ярдәме белән Казанга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә дини белем алырга китә, бер ярым ел анда укыгач, Төмәнгә кайтып төшә. Үз һөнәре буенча эш урыны табылмагач, каравылчы буларак хезмәт юлын башлап җибәрә дә, шулай эшләп кала. Еллар үтә тора, яше дә 28кә җитеп куя. Әти-әнисе күптән инде оныклар турында хыялланалар. Тик Рамил әлегә үзенең бердәнберен очратмаган икән. Бүгенге көндә ул “Хәләл” өлкә мөселман яшьләре ассоциациясенең актив әгъзасы. Шунысы да бик мөһим: саф татар авылларында үскән яшьләребез дә рус телендә генә аралашырга тырышкан заманда яшәгәнгә, шәһәр җирендә тәрбияләнгән егетебезнең туган телебездә иркен сөйләшүе бездә чын күңелдән соклану, горурлану хисе уятты, әти-әнисенә карата олы хөрмәт туды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836