#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Йолдызнамә буенча

последние и лучшие новости искусства в мире

КУЧКАРга күп вакытын Кыз йолдызлыгы вәкилләре белән үткәрү файдалы. Аңа Кыз белән сөйләшмичә, янәшәсендә генә басып тору да бик җитә. Кызның ташып торган энергиясе Кучкар сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Кучкарның иммунитетын ныгытуга - Кәҗәмөгез, ашказаны-эчәк системасы авыруларыннан котылырга — Кысла, йөрәк-кан тамырлары сырхавын җиңәргә Арыслан ярдәм итә.

ҮГЕЗБОЗАУ. Үлчәү йолдызлыгы астында туганнар белән аралашу теләсә нинди авыруга каршы тору мөмкинлеге бирә. Организмда матдәләр алмашын яхшыртуга hәм яшәртүгә Кысла, нерв системасын ныгытуга Кучкар, йөрәк-кан тамыры системасын сихәтләндерүгә Кыз уңай тәэсир итә.

ИГЕЗӘКЛӘРгә Чаян йолдызлыгы вәкилләре уңай йогынты ясый. Аларга сулыш юлы авыруларыннан - Арыслан, нәселдән килә торган чирләрдән - Балык, ашказаны авыруыннан - Кыз, йөрәк авыруларыннан Үлчәү котылып калырга ярдәм итә.

КЫСЛА. Үзенең сәламәтлеген Укчы белән аралашып ныгыта ала. Үлчәү аңа ашказаны авыруын җиңәргә, Игезәкләр - нерв, Чаян йөрәк-кан тамырлары, Кучкар исә сөяк-мускуллар системасын ныгытырга булыша.

АРЫСЛАНга Кәҗәмөгезләр белән аралашу бик файдалы: әлеге йолдызлык астында туганнар аның үз-үзен яхшы хис итүенә уңай йогынты ясый. Арысланнарның йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытуга Укчы, ашказаны-эчәккә — Чаян, нервларга — Кысла, ә иммун системасына Үгезбозау уңай йогынты ясый.

КЫЗга күбрәк вакытын, аеруча үзен хәлсез сизгәндә, Сукояр йолдызлыгы астында туган кешеләр янәшәсендә үткәрү кулай. Аңа Үлчәү йогышлы авырулардан, Игезәкләр — нәселдән килә торган hәм хроник чирләрдән, Кәҗәмөгез — йөрәк-кан тамырлары, Укчы ашказаны-эчәк системасы авыруларыннан сакланырга ярдәм итә.

ҮЛЧӘҮнең үз-үзен яхшы хис итүенә Балык йолдызлыгы астында туганнар уңай йогынты ясый. Кучкар аның бөер авыруларын җиңүдә, Кысла иммунитетын ныгытуда, Сукояр йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы торуда, ә Кәҗәмөгез исә ашказаны авыруларыннан котылуда бәяләп бетергесез роль уйный.

ЧАЯНга үзен көчсез сизгәндә Кучкарлар, йөрәк-кан тамырлары авыруы интектергәндә Балык, иммунитетны ныгыту өчен Арыслан, ашказаны авыруларына каршы тору өчен Сукояр, җенси органнар авыруларыннан котылу өчен Игезәкләр белән аралашу файдалы.

УКЧЫның кәеф-рухын күтәрүгә Үгезбозаулар нык ярдәм итә. Кыз аның нерв системасын, Кучкар — йөрәк-кан тамырлары, Балык — ашказаны-эчәк системасын ныгытуда, Сукояр — йогышлы авырулардан, Арыслан исә баш авыртуларыннан коткаруда бәяләп бетергесез роль уйный.

КӘҖӘМӨГЕЗгә күбрәк вакытын Игезәкләр белән уздыру отышлы. Үлчәү йолдызлыгы вәкилләре аның иммун hәм сөяк-мускуллар системасын ныгыта, Үгезбозау белән аралашу йөрәгенә hәм кан тамырларына сихәт бирә, Кучкар белән үзара мөнәсәбәттә булу ашказаны-эчәк авыруларыннан сакланырга ярдәм итә.

СУКОЯРның үз-үзен әйбәт хис итүенә Кысла, йөрәк-кан тамырлары системасына Игезәкләр, ашказаны-эчәккә Үгезбозау, иммун системасына Чаян уңай йогынты ясый, ә Балык исә йогышлы авырулардан саклану мөмкинлеге бирә.

БАЛЫК йолдызлыгы вәкилләре кәеф-рухларын Арысланда кунакта булып күтәрә ала. Сукояр аңа нервларын ныгытуда, күрү-ишетү сәләтен яхшыртуда, Игезәкләр ашказаны, Кысла йөрәк-кан тамырлары, Үгезбозау исә сулыш органнары авыруларыннан саклануда ярдәм итәргә мөмкин.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836