Материалы

Күңелендә игелек кенә

последние и лучшие новости искусства в мире

17-14“Юк! Туган илсез кеше яши алмый, шулай ук йөрәксез дә яшәп булмый. К.Паустовский” дигән сүзләр язылган аның “Вконтакте” битендәге статусында. Моңа һич тә игътибар итмичә булмый, чөнки мондый тирән мәгънәле әйтемнәрне теләсә кем кулланмый шул. Моның өчен күңел һәм рухи байлык кирәк, туган җиреңне, авылыңны, йортыңны, гаиләңне яратырга кирәк. Алинә Мәдиева нәкъ менә шундый кызларның берсе булып чыкты. Аның белән без Яркәү мәдәният йортында узган район “Халык сәнгате” бәйгесендә таныштык. Ул тамашачыларга матур җыр бүләк итте. Гомумән, Алинә “Таң йолдызы” бәйгесендә 4 яшеннән катнаша.

Аны җырларга район Сабантуйлары, Авыл көне кебек бәйрәмнәргә, авылда узган концертларга чакырып торалар. Бу көннәрдә үзенең 18 яшен бәйрәм иткән Алинә Яркәү районы, Бурбар авылында бик тә тырыш, эшчән Мәгъзәнур һәм Асмат Мәдиевларның тату гаиләсендә туып-үсә. Мәктәптә яхшы укый, төрле ярыш-конкурсларда актив катнаша, мактаулы урыннар яулап, туган мәктәбенең дәрәҗәсен күтәрә. Үзе турында ул: “Минем туган авылым табигатьнең иң матур кочагында урнашкан. Урманында күптөрле җиләк-җимешләр, гөмбәнең дә күңелең кайсысын тели, шуны җыярга була. Ә күлебездәге балыкның тәмлелеген белсәгез иде! Мин үзебезнекен әллә каян танып алам. Гаиләдә үзем генә үскәч, әти-әнием, әбиләрем мине бик яратып, иркәләп үстерделәр, әмма артык узындырмадылар, кечкенәдән эштә чыныктырып, зурларны тыңларга, игелекле, тәүфыйклы булырга, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәргә өйрәттеләр. 2012 елда әтием белән әнием миңа зур бүләк ясадылар – көтеп алган, иң сөйкемле, иң яраткан энем Зариф туды. Моның өчен мин аларга бик рәхмәтлемен. Ул безнең гаиләгә зур сөенеч, яңа өметләр, бәхет алып килде”, - дип сөйләде. Бүгенге көндә Алинә Төмән шәһәренең Көнбатыш-Себер дәүләт колледжының “Тауар белеме һәм тауарлар сыйфатына экспертиза” белгечлеге буенча белем ала. Әлеге уку йортын тәмамлагач, ул Төмән индустриаль университетында укуын дәвам итәргә планлаштыра. Киләчәккә максаты да аның бик җитди – кулына һөнәри таныклык алгач, югары хезмәт хаклы эшкә урнашу. Чөнки һәрьяктан булышып, кайгыртып торган әти-әнисенә үзенең рәхмәтен белдереп, аларга матди ярдәм итә башлау турында хыяллана ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума