Материалы

“Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү” конференциясендә

последние и лучшие новости искусства в мире

45-12Күптән түгел Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку бинасында “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты” дәүләт автоном белем бирү учреждениесе заказы буенча “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү” халыкара фәнни-гамәли форумы узды.

Ул РФнең мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты тырышлыгында РФ төбәкләре, чит илләрдән килгән галимнәр арасында мәгълүмат алмашу һәм фәнни тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашу максаты белән 9 нчы ел рәттән оештырыла. Форум эшчәнлегендә Россия шәһәрләреннән, шулай ук Япония, Германия, АКШ, Финляндия, Төркия, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Төркмәнстаннан килгән 300 дән артык галим, педагогик хезмәткәр һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре, федераль, төбәк һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри уку йортлары аспирантлары, студентлар арасында Төмән өлкәсеннән Тубыл педагогия институтының социаль-педагогия факультеты деканы, филология фәннәре докторы, доцент Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина, аның студентлары - Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбирова да катнаштылар. Педагогик белем алу юнәлеше буенча югары белем алучы кызлар үзләренең остазлары белән “Лингвокультурология һәм мәдәниятара аралашу проблемалары” секциясендә чыгыш ясадылар. Узган форум турындагы тәэсирләре белән бүлешеп Гүзәл Җәгъфәр кызы: “Форумның беренче көнендә без, делегатлар, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин белән очраштык. Әлеге очрашу шагыйрьгә 70 яшь тулу уңаеннан оештырылган иде. Биредә Роберт абыйның иҗатына багышланган яңа китаплар, шулай ук аның төрек теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Конференциянең секция утырышларында күп мәсьәләләр каралды: дәүләтнең тел сәясәте, туган тел һәм әдәбиятларны тикшерүнең фундаменталь һәм гамәли аспектлары, лингвокультурология һәм мәдәниятара багланышлар, шулай ук тел теориясе, төрле телләрне һәм мәдәниятләрне чагыштырма-тарихи өйрәнү, телләрне туган тел һәм чит тел буларак укыту теориясе һәм практикасында традицияләр, яңалыклар һ.б. Гөлнур Зиннәтуллина үзенең фәнни хезмәтендә себер татарларының “суктырып уйнау”лары, ә Сәрия Кәбирова “Алыф” һәм “Сыбыр халык” мифик исемнәре сазъяк татарларының этно-мәдәни маркерлары буларак дигән темаларын яктырттылар. Аларның чыгышларыннан соң Башкортостан дәүләт педагогия университеты галимнәреннән мактау сүзләре ишеттек. Бигрәк тә Сәрия Кәбированың фәнни хезмәте белән кызыксынып, хәтта себер татарлары һәм башкорт халкының уртак мифологик образлары турында бергә эшләргә тәкъдим ясадылар. Моннан башка студент кызларыбыз уку йортында узган “Беренче курс студенты” чарасында кунак булып, яхшы тәэсирләр алдылар. Гомумән әйткәндә, конференциядә катнашкан галимнәр күтәрелгән мәсьәләләрнең актуаль булуын билгеләп, конференциянең туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге фәнни-гамәли әһәмиятенә югары бәя бирделәр. Без дә аларның фикерләре белән килешеп, зур әзерлек, тырышлык белән үткәрелгән форумга чакырганнары өчен оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума