Кәрәзле телефонның кеше организмына никадәр зыян китерүе турында төрле чыганаклардан ишетеп, укып беләбез, озаграк сөйләшкән очракта баш авырта, күзләргә, колакка тәэсир итүен үзебез үк сизәбез. Әмма заманча җайланмалар көндәлек тормышыбызга нык бәйләнгән, хәтта алардан башка яшәүнең мәгънәсен күрми башлыйбыз кебек. Телефон шалтыраган тавышны ишетми калудан куркып, аны кесәдә йөртәбез, йокларга ятсак мендәр астына яки янәшәдәге өстәлгә куеп йоклыйбыз.
Элегрәк аннан эшлекле кешеләр генә файдаланса, бүген кече яшьтәге баладан алып әби-бабайларга кадәр кулланалар. Транспортта, урамда, өйдә, хәтта мәктәптә дә колагына кесә телефонын куеп сүз куертучыларның күбесе – балалар, яшьләр. Кибетләрдә кесә телефоннарының нинди маркадагы һәм нинди бәядәгеләре генә сатылмый, ә зыяны турында уйлап та карамыйбыз бит. Кеше өчен телефонның файдасы бик зур, ләкин шул ук вакытта тикшерүчеләр тәҗрибәләре аның сәламәтлек өчен куркыныч булуын раслый, Өстәвенә әлеге замана “уенчыгы” кесә каракларының кызыксыну объектына әйләнде. Норвегия һәм Дания галимнәре тикшеренүләре раслаганча, кесә телефоннарыннан файдаланучылар баш авыртуга, йокы килүгә, ярсучанлыкка башкаларга караганда күбрәк зарарлана икән. Шуңа күрә галимнәр кесә телефоныннан даими файдаланучыларның иммунитетларына куркыныч янавы турында кисәтә. Кесә телефоны эшләгәндә ми һәм күзләргә бик якын тора. Аннан чыккан электромагнит нурланышы тукымаларга үтеп кереп аларны җылыта һәм әлеге тәэсир организмның функцияләре бозылуына китерә. Бигрәк тә моңа нерв, йөрәк-кан тамырлары эндокрин системасы сизгер, күз күреме дә начарланырга мөмкин. Кайсы гына авыруны алма, аның барлыкка килүенә кесә телефонының да сәбәпче булуы бар. Табиблар йөкле хатыннарга, нерв авырулы, эпилепсиядән җәфаланучыларга телефон кулланырга рөхсәт итмиләр. Бигрәк тә балаларга озак сөйләшмәскә киңәш ителә, чөнки аларның баш сөякләре юка, нурланыш колакка, баш миенә бәрә. Телефон шалтырап, сөйләшә башлауга, телефон антенна белән элемтәгә кереп, нурланышта тора. Антенна телефоннан никадәр ераграк урнашса, нурланыш шулкадәр көчлерәк була. Мәсәлән, авылларда телефон батарейкалары тиз утыра, чөнки антенна еракта. Димәк, авылларда кесә телефоныннан сөйләшү шәһәрдәгегә караганда күпкә зыянлырак. Шуны да әйтергә кирәк, электромагнит нурланыш телефоннан сөйләшкәндә генә чыга, ә телефон сүнгәч, кеше организмына зыян сала алмый икән. Шулай да телефоннарны сумкада йөртү, махсус чехол кигезү хәерлерәк.
Кесә телефоннарының функцияләре күбрәк булган саен, яшүсмерләр һәм балаларда телефонга бәйлелек башлана. Психиатрлар исә аны психик авыруның яңа формасы дип ышандыралар. Телефоннан күп сөйләшүчеләр, наркоманнар кебек үк, үзләренең телефонга бәйле булуларын, моның авыру икәнен аңларга да теләмиләр. Телефонга бәйлелек чиренең беренче билгеләре көненә 30 минуттан да күбрәк сөйләшү яки куллану. Мәсәлән, Лос-Анджелеста яшәүче 29 яшьлек Харриет Хантер исемле кызга телефон җене кагылган. Аның өендә төрледән-төрле 50 телефон, машинасында - 5, ванна бүлмәсендә - 10, карават янында - 3, гаражында -16, бакчасында - 10 телефон тора икән. Шунысын да әйтергә кирәк, бу аппаратлар барысы да эшли һәм һәрберсе аерым номерлы. «Миңа аларның шалтыравы ошый, ә инде йөзләгән телефон берьюлы шалтыраса, моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел”, - дип әйтә ул.
Әлеге фактлар һәрберебезне уйланырга чакыра...
Рәүфә КАНГАЗИНА.