#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күренекле спортчы белән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор районы, Аслана авылының спорт комплексында Калмаклар авылында туып-үскән спорт буенча чемпион Рөстәм Сәрвәт улы Тимербаев белән очрашу оештырылды. Аслана урта мәктәбендә белем алган күренекле якташыбыз 10 спорт төре белән шөгыльләнә – чаңгыда, җиңел атлетика, гер күтәрү, полиатлон, бәкедә су коену һ.б. Шулай ук ул гер күтәрү буенча спорт мастеры, полиатлон буенча дөнья чемпионаты призеры, 3 мәртәбә марафонда катнашкан һәм төрле спорт төрләре буенча җыелма командалар әгъзасы да. Күренекле спортчы белән күрешергә укучылар гына түгел, өлкәннәр дә килделәр.

Алар Рөстәм Сәрвәт улының сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңлап, аңа төрле сораулар бирделәр, аның биргән киңәшләрен отып калырга тырыштылар, кайберәүләр язып ук бардылар. Аннары хөрмәтле кунак залдагыларны сафка тезеп, зарядка ясатты. Һәркемгә сәламәтлек теләп, берничә укучыга истәлек итеп төрле спорт ярышларында яулаган берничә медален, Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын бүләк итте. Медальләре генә аның 560 данә, ә Мактау кәгазьләренең исәбе юк. Рөстәм Сәрвәт улының киләчәктә алар да спорт белән шөгыльләнеп, өлкәбез, илебез данын күтәрерләр дигән өмет белән биргән медальләренә Руслан Сөләйманов, Сафинә Алимбаева, Диана Аликашева, Эльдар Мулюков, София Мәхмүтова лаек булдылар. Әлеге чарадан катнашучылар күпме яхшы тойгы-кичерешләр, күтәренке кәеф, бәхетле киләчәккә ышаныч алып кайттылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836