#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Карт өянке

последние и лучшие новости искусства в мире

(Хикәя. Дәвамы. Башы 23, 27 саннарда).

“Ояла ул кайтырга, үзең аңла инде. Ә син артык кайгырма, Гөлназ беркая китмәс. Вакыт үтсен, вакыт дәвалый ул. Язмыш булса, Алла боерса, бер-берегезне яратуыгыз чын булса, кеше баласы миңа кирәкми димәсәң, тормыш юлларыгыз бергә тоташыр әле. Шул хакта уйлап кара, улым. Кеше баласын үзеңнеке кебек яратып үстерү – авыр йөк. Әле хезмәт итәсең бар, димәк, уйларга, үзеңне тикшереп карарга вакыт бар. Гөлназга да үзенең уй-тойгыларын аңларга кирәк. Аны вакыт кына ачыклый”, - диде Фатыйма әби.

Бер килгәнендә Фатыйма әби Линарга дәфтәр битенә язылган кыска гына хат китереп бирде. “Линар, гафу ит мине, оялам кеше күзенә күренергә, оялам синнән дә, гаиләмә дә оят китердем. Нәрсә языйм? Нинди сүзләр белән акланыйм? Үзем дә белмим ничек болай булганын, ә сиңа ничек аңлатыйм? Сау бул, дустым”.

“Гөлкәем, мин сине көтәм. Синнән башка миңа беркем кирәкми. Мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен, ул хакта уйлап та карама. Дустың Линар”, - дигән хатын укыгач, Гөлназ елап җибәрде. Камалның мыскыллавыннан катып калган бәгыре йомшап, эреп китте. Гөлназның эченә җылы кереп, күңеле йомшап, тәненә көч кергәндәй булды. Хәтта үзен-үзе сиздермәгән баласы беренче мәртәбә кузгалып, тибешеп куйды. Әнә шул кечкенә генә хат кисәге Гөлназга яшәргә көч бирде. “Линар миннән баш тартмаган”, - дигән уй аның башыннан китмәде, шул уй белән йокларга ятты, шул уй белән уянды. Линар Фатыйма әби аша сәламнәрен җибәреп торды. Кайчак әби шаяртып куя:

И балакаем, әтиең белән әниең дә сәлам әйттеләр. Ничек алып барып җиткерермен инде. Нияз баламның машинасына төярмен булмаса.

Салкын кыш үтеп яз килде. Елга боздан арынды. Апрель аеның матур бер көнендә Линар өянке янына төште. Барсы да үз урнында: елга ярына яшел үлән чыга башлаган, елга якты кояш астында тын гына ага. Ә карт өянке исә ямь-яшел яфраклар белән капланган, ботакларын чип-чиста зәңгәр күккә сузып кояшны сәламли кебек.

Әнә сыерчыклар да кайткан. Алар парлашып оя түбәсенә утырганнар да үзара сөйләшәләр. Аларның Линарда төшкән эшләре юк. Кошларның үз хәлләре хәл. Аларга бала чыгарып, үстереп, очарга өйрәтеп, көз көне аларны җылы якларга алып китәселәре бар. Линар башын күтәреп сыерчыкларга карады. Аннары тагын кошларга күз салып: “Гөлкәемнең бәбие март аенда туды, аңа инде ике ай”, - дип уйлап, сөйгәнен бәбиен күтәргән килеш күз алдына китерде. Март аенда әти-әниләре исем кушарга дип китеп барганда Линар да, мине алыгыз дип, кергән иде, ләкин Гөлназның әти-әнисе риза булмадылар.

“Гөлназ яратып бетермәс, уңайсызланыр, сабыр ит инде”, - дип үгетләп калдырдылар. Хәзер менә өянке янында Линар сыерчыкларны ялгызы күзәтеп утыра. Фатыйма әби әйткән иде: “Бергә була аласызмы, юкмы, ул синнән тора”, - дип. Ә мин хәл итәрмен, итәрмен, шулай бит, агачкаем”, - дип өянкене кочаклады ул. Яфракларының кыштырдавы Линарга: “Шулай, шулай”, - дигән кебек ишетелде.

Кафия

(Өченче бүлек)

Уку елы тәмамланды. Чыгарылыш имтиханнар беткәч, саубуллашу кичәсе җитте. Яшьләр көне буе җырладылар, биеделәр. Линарның янында күбрәк Кафия исемле классташы булды. Мәҗлестә алар янәшә утырдылар. Кафия Линарны биергә чакырды, ишек алдына ял итәргә дә бергә чыктылар.

Кафия урта буйлы, бит уртасы матур булып уелып торган түгәрәк битле, бер-берсенә тоташып үскән куе кара кашлары астында зур түгәрәк кара күзле, тулы иренле кыз. Кафия сөйләшә башлагач:

Кызым, синең исемең кем? – дисәләр

Кафа, - дип җавап кайтара иде.

Шуннан кызны үзара Кафа дип йөрттеләр.

Әнисе: “Бу кызга кияү табылыр микән? – дисә, әбисе белән бабасы:

Табылыр, Кафасына Вафасы табылыр әле, бәхетле булыр, Алла боерса, - диләр иде.

Кафиягә беренче бала булганга, өйдә җимертеп эшләргә, үзеннән соң туганнарны карашырга туры килде. Мәктәптә әйбәт укыды. Аңа бу дөньяда бар да җиңел, бар да аңлаешлы иде. Укырга керәм дип аптырап йөрмәде. Әтисенең сеңлесе шәһәрдә фабрикада эшләгәнгә, ул аны үз янына чакырды. Җиңел холыклы Кафияне классташлары да үз күрделәр.

Сүз белән булмый, гайбәт чәйнәми, һәр нәрсәгә үз карашы, үз аңы.

Кафия, кичә бетеп, классташлары таралыша башлагач, Линарны култыклап алды да:

Әйдә, классташым, син дә ялгыз, мин дә ялгыз, мине теге очка озатып куй әле, - диде.

Кафия бераз тын гына барганнан соң:

Линар, мин сине яратам бит, балачактан бирле яратам, - дип әйтеп салды. Линар башына суккандай, шып туктады да аңа текәлде.

Әйе, яратам. Һәркемнең яшьлек мәхәббәте була бит. Син менә минем яшьлек мәхәббәтем, - дип Линарны үпте дә, култыклап өй ягына алып китте. Бу төнне Кафия сафлыгын югалтты, ә Линар ир-атлар рәтенә керде. Линар әз-мәз айнып, янында яткан Кафияне кочаклап:

Нишләдек без, Кафия, нишләдек? Минем бит Гөлкәем бар, - дип аптырады.

Кайгырма, синең гаебең юк монда. Мин үзем шулай теләдем. Минем сафлыгым сиңа, беренче мәхәббәтемә бүләгем булсын. Мин Гөлназны яратканыңны беләм бит, аның урынын алырга теләгем юк. Син үз бәхетеңне Гөлназ белән табарсың, мин үз бәхетемне табармын. Әбием белән бабаем миңа: “Кафасына Вафасы табылыр”, - дигәннәр. Менә, күрерсең әле, – дип, тәмам югалып калган Линар өчен чишелмәс авыр хәлне шулай гади генә чиште дә куйды.

Таң алдыннан: “Кайт, Линар, кеше аякланмаганда кайт. Арт капкадан елга буена төшеп кайт, - дип Линарга сыенып битен, чәчләрен сыйпап, суырып үпте.

Рәхмәт бүләгең өчен, гомер буема онытылмаслык бүләк булды. Мин синең алдыңда бурычлы инде. Бәхетле бул. Фатыйма әби әйтмешли, Алла үзеңне ярдәменнән ташламасын. Әгәр тормышыңда ярдәм итәрлек кеше булмаса, миңа таяна аласың, - дип Кафиянең тулы иреннәреннән үпте дә, киенеп, елга буена төшеп, өянкегә барып җитеп, эскәмиягә утырды. Уйлары таркау иде. Бу төнге хәлдән соң югалып калган Линар Гөлкәен күз алдына китереп, әле Кафия белән булган хәлне уйлап ятып, йоклаганын сизми дә калды.

Имбира РАФИКОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.
(Дәвамы киләсе саннарда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836