Материалы

Кая укырга керергә

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәрендә мәгариф учагы 1789 нчы елда кабызыла. Биредә беренче уку йорты - халык училищесы ачыла. Шул вакыттан бирле Төмәндә мәгариф системасы күпкә алга китте. Бүгенге көндә Төмәндә нинди генә уку йортлары юк. Шуңа күрә, абитуриентлар нинди һөнәр сайларга белмичә югалып калалар. Шул хәтле уку йортлары арасында ялгышмыйча кирәген ничек сайлап алырга соң? Бигрәк тә, авыл җиреннән килеп һәрбер уку йортына йөреп кара әле! Абитуриентлар һәм ата-аналарның эшләрен җиңеләйтеп интернетта УралСтудент порталы эшли.

Укуларын Төмән шәһәрендә дәвам итәргә теләүче 9 нчы, 11 нче сыйныфларны тәмамлаган укучылар әлеге порталга мөрәҗәгать итә алалар. Биредә абитуриентлар өчен файдалы киңәшләр генә түгел, ә уку йортлары турында актуаль мәгълүматлар бирелә. “Мәгариф” бүлегендә уку йортлары исемлеге, адреслары һәм белешмәләр өчен телефоннары күрсәтелә. Иң абруйлы уку йорты дип исәпләнгән, 1963 нче елда ачылган индустриаль институт, хәзер нефть һәм газ университеты дип аталган уку йорты нефть һәм газ табу буенча белгечләр әзерләүдә иң зур региональ үзәк булып тора. Уку йортлары арасында педагогик юнәлештә эшләүче иң популяр булган Төмән дәүләт университеты 1973 нче елда оештырыла. Шулай ук шәһәрдә мәдәният, юриспруденция, сәүдә, идарә итү буенча белгечләр әзерләүче уку йортлары бик күп. УралСтудент порталында уку йортлары турында мәгълүматлар яңартылып, өстәлеп тора. Шуңа күрә 2014 нче ел абитуриентлары каталог белән кулланып, кирәк мәгълүматлар белән таныша алалар. Шуңа да игътибар итәргә кирәк: һәр уку йорты карточкасында күпме кеше кереп караганы күрсәтелә бара, шуңа карап нинди уку йорты популяр икәнен аңлап була.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума