- Кешегә ата-анасы кушкан исеме белән дәшү хәерле. Әгәр дә каршы килмәсәләр, кыскартылган исемнәре белән эндәшү дә ярый.
- Кеше үзе моңа риза булган очракта гына, аңа титулы белән дәшәргә мөмкин.
- Мөгаллим һәм остазга, ата-анага исеме белән эндәшү — тәрбиясезлек галәмәте.
- Урамда, кибет-базарда һәм башка җәмгыять урыннарында кешегә ерактан кычкырып дәшү әдәпсезлек санала, исәнләшү өчен якынрак килергә кирәк.
- Таныш булмаган кешегә мөрәҗәгать иткәндә иң яхшысы - гомуми сүзләр куллану. Аны “дус”, “туган” кебек сүзләр белән кимсетергә ярамый.
(«Файдалы киңәшләр»).