Материалы

Хәерле юллар, Ләйсән!

последние и лучшие новости искусства в мире

30-13Ләйсән Сәлмәнова быел Вагай районы, Юрмы мәктәбенең 11 нче сыйныфын көмеш медаль белән тәмамлады. “Бик тырыш, актив, тәртипле. Башлангыч сыйныфлардан ук район күләмендә оештырылган бәйге, олимпиадаларда катнашып, мактаулы урыннар алып торды. Киләчәктә дә сынатмас, өметебезне аклар дип уйлыйбыз, ышанычыбыз зур аңа. Киләчәге дә бүгенгедәй якты булсын, без, укытучылар, аңа уңышлар телибез”, - дип татар теле укытучысы Венера апа Гайсина сөйләгәч, Ләйсәннең үзе белән очраштык.

Ләйсән Әшле авылында 3 балалы гаиләдә көтеп алынган төпчек кыз булып дөньяга килә. Дус-тату гаиләдә иркә кыз булып үссә дә, абыйсы белән апасыннан бер дә калышмый, балачактан ук өйдәге бар хезмәтне башкара.

Җаваплылык, куйган максатка ирешергә тырышу, бары тик яхшылыкка гына омтылу кебек сыйфатларны да ул алардан ала. Ләйсән Төмән дәүләт медицина академиясенә укырга керергә җыена. Әлегә туган авылында ял итә, өй эшләрен башкара, бакчада эшли, иптәш кызлары белән аралаша.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума