Материалы

“Хәрәкәт”нең беренче спектакле

последние и лучшие новости искусства в мире

41-11Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә эшләүче “Хәрәкәт” театр студиясе 6 октябрь көнне беренче спектаклен тамашачыларга тәкъдим итте. Ул Свердловск өлкәсендә иҗат итүче язучы-прозаик Илдус Хузинның “Бишавылда күңелле кич” пьесасы буенча әзерләнгән иде. Спектакль студиянең җитәкчесе Ринат Гарифуллин тырышлыгы белән тормышка ашты. Залда үзешчән театрны яратучы тамашачы җыелган иде. Алар беренче сүзләреннән үк артистларны җылы кабул итеп, күңелләре белән шул аулак өйдә булган шикелле тоемлап, тәэсирләнеп утырдылар. Спектакль заманчалаштырып һәм шул ук вакытта элекке уен, җыр, биюләрне дә кулланып куелган. Мәрфуга үзенчәлекле герой булса да, Илсөяр Галиева бу рольне күңелгә килерлек итеп башкарды. Салиха башкарган монологны йотылып тыңладык. Мөҗипнең чаялыгы да бик ярдәм итте.

Җитәкчеләре шактый гына үзәктә эшләсә дә, чараларны оста алып баруын яратып сөйләсәләр дә, тамашачы аның турында бик аз белә. Бу көнне дә аның театр белән бәйләнеше, белеме турында сораучылар булды.

- Мин Төмән шәһәреннән, - дип сөйләде Ринат үзе турында. - Курчак театры артисты һөнәренә укыдым. “Ангажемент” яшьләр театрында ун еллап эшләдем. Хәзер Төмән татар мәдәният үзәгендә режиссер-куючы мин. 3 театр студиям бар. Шуның берсен татар яшьләре өчен оештырдым. Әлеге “Хәрәкәт” театр студиясе 2016 елдан эшли башлады. Анда 23 иҗат яратучы кыз-егет йөри. Без репетицияләргә атнасына 3 тапкыр: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 18.00 сәгатьтә җыелышабыз. Барысы да бик теләп, яратып киләләр. Бүгенге премьераны әзерләгәндә, сәхнәгә чыкканда бик дулкынландылар. “Сезгә тамашачы үзе ярдәм итәчәк, бер дә борчылмагыз”, - дип тынычландырам үзләрен. Чынлап та шулай булды: тамашачы уңай кабул иткәч, һәркайсы җанланып китте, рольгә керделәр.

Алдагы көннәрдә балалар өчен фольклор юнәлешендә берәр спектакль әзерләрбез.

Студиядә тренинглар үткәрәбез, КВН номерларын кабатлыйбыз, сатира өйрәнәбез. Татар халкыбызны, телебезне сакларга кирәк. Бу спектакльдә дә җитди үзгәрешләр кертелмәде. Татар халык уеннары, җырлары шул килеш калдырылды.

Мәфтуха әби - Гөлфара Гарипова, Исхак (аның оныгы) – Рамазан Рамазанов, авыл яшьләре: Мөҗип – Реваль Моратов, Гаптеләүәл – Эльгар Ситдиков, Дания – Лилия Сәйдуллина, Мәрфуга – Илсөяр Галиева, Салиха – Руфия Зәлилова, Галия – Лилия Троцкая, зимагур Гомәр – Рафаэль Рәхимов рольләрен яратып, кызыксынып башкардылар”.

“Күзләре янып торды, алар образга керделәр, каушамадылар. Берсе дә артистлыкка укымаган. Яшьләрнең, бигрәк тә Мәрфуга, Мөҗип, Салиха, Галия, Дания рольләрен башкаручыларга “биш”ле куяр идем. Театр студиясенең беренче премьерасының уңышлы үтүе яшьләрне туплау, аларны кызыксындыра алу, яңа жанрны өйрәтүдә дияр идем. Иң әһәмиятлесе – сындырып-сындырып булса да татарча сөйләшүләре, татарча әсәрнең эчтәлегенә керә алулары. Татарча уйнау, аралашу аша телгә мәхәббәт уяна”, - дип өлкәбезнең танылган, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Фәрит Хәкимов үз фикерен белдерде.

Спектакльне әзерләүдә Фәгыйль Кәримов (тавыш операторы), Лилия Сәйдуллина (биюләрне куючы, “Хәрәкәт” театр, “Аккош” татар-башкорт биюләре студияләре әгъзасы), Людмила Юрченко (җырларны куючы), Камилә Фәхретдинова (экрандагы рәсемнәр, видеороликлар өчен җаваплы) ярдәм итәләр. Шулай бер тында үткән премьерадан “хәрәкәт”леләргә олы рәхмәт хисләре, тагын да яңа спектакльләр карау теләге белән таралышты якташларыбыз. Яшьләребез театрга сусауны бераз булса да киметә алдылар. Әлеге изге эшләрен туктатмасыннар, алга таба да матур әзерләнгән спектакльләр белән сөендерсеннәр иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума