* Дистәләгән саннар җыелмасын хәтерендә тотучыларның күз алдына китерү сәләте шактый көчле була. Алар саннарны үсемлек, хайван, берәр предмет рәвешендә исендә калдыра икән. Мәсәлән, 2 — аккош, 6 — йозак, 8 — агач курчак һ.б.
* Хәтер начараюга кан йөреше акрын булу да сәбәпче. Шуңа да хәрәкәтләнергә, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз.
* Кул эшен (бәйләү, чигү) әбиләр шөгыле дип кенә кабул итмәгез. Алар да баш мие эшчәнлеген көчәйтә.
* Белгечләр, текстны истә калдыру өчен эфир майлары, исле шәмнәр булыша, дип саный. Имтиханга әзерләнүче, шигырь ятлаучыга тәмле ис чыгарырга кирәк.
* Хәтерне гел эшләтеп тору ярдәм итә. Исемне, телефон номерын, сүзнең мәгънәсен оныткансыз икән, шундук телефоннан эзләмәгез. Башта исегезгә төшерергә тырышыгыз.
* Әдәби китап укыгач, аның эчтәлеген, төп геройларын языгыз. Вакыт узгач, теркәгәннәрегезне алып карап, исегезгә төшерегез.
* Текстның мәгънәсенә төшенмичә генә ятлау хәтерне яхшыртмый. Мәгънәсен аңлап, ул озак истә калырлык итеп ятларга кирәк.
* Көнгә бер кечкенә шигырь ятларга була.
* Психологлар фикеренчә, чит тел өйрәнү — акыл зәгыйфьлегеннән иң яхшы профилактика чарасы. Ул хәтерне дә ныгыта.
“Ирек мәйданы”.