#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Халыкара олимпиадада җиңүче

последние и лучшие новости искусства в мире

22-6Линиза Исмәгыйлова – Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең горурлыгы. Ул бик яхшы билгеләргә укый, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда гел югары урыннар яулап килә. Боларга өстәп музыка мәктәбенә дә йөрде, бию студиясендә дә шөгыльләнде, Индрәй хоры өлкәдә иң-иңнәр рәтендә булганда, монда Линизаның да өлеше бар иде.

Линиза әле күптән түгел генә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада катнашып, беренче дәрәҗәдәге диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Шуннан соң аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым.

- Татар теле һәм әдәбиятын ныклап өйрәнә башлавыңа нәрсә этәргеч бирде, Линиза?

- Татар телем - туган телем - әткәм-әнкәмнең теле, ул безнең гаиләдә иң беренче урында. Шуның белән милләтем өчен горурлык хисе кечкенәдән сеңдерелгән. Мәктәптә туган телемне, татар әдәбиятын күбрәк белгән саен кызыксынуым артканнан артты.

- Бу өлкәдә ирешкән уңышларың нинди?

- Башлангыч сыйныфлардан район һәм өлкә күләмендәге «Таң йолдызы» бәйгеләрендә, Г.Тукайга багышланган конференцияләрдә лауреат исемнәрен яуладым; район һәм өлкә, төбәкара татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда җиңүче исемнәре; халыкара олимпиадада 1нче урын алдым.

- Туган телне өйрәнү башка фәннәрне ныклап үзләштерүгә комачаулый, диләр. Син нәрсә әйтерсең?

- Телләр белгән - илләр гизгән, дигән кебек күп телләр белү белемнәрне киңәйтә генә, интеллектны үстерә. Башка фәннәрне өйрәнүдә ярдәм генә итә.

- Сиңа кайсы язучы яки әсәр ошый?

- Шагыйрьләрдән Габдулла Тукай, Муса Җәлил, язучылардан Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев әсәрләрен яратып укыйм. Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыят»е – күңелемә иң ошаганы.

- Халыкара олимпиада төбәкара олимпиададан аерыламы?

- Төбәкара олимпиада Россиядә яшәүче татарларны җыйса, халыкара олимпиада төрле илләрдә яшәүче татарларның тел белүләрен генә тикшерми, ул бөтен дөньяга сибелгән татар халкын берләштерә, таныштыра һәм татар исемен, мәдәниятен, телен яңа, югары дәрәҗәгә күтәрә. Ул - татар халкының халыкара фестивале, дип тә әйтер идем.

- Анда беренче урын алу - тырышлыгың нәтиҗәсе. Башкаларга - туган тел өйрәнүчеләргә нинди киңәш бирер идең?

- Бу халыкара олимпиадада җиңүем өчен телемне ачкан әти-әниемә һәм хөрмәтле укытучыларым Лариса апа Вәлишина һәм Рәүфә апа Алиевага, шулай ук миңа ышанып, һәрвакыт булышып торучы классташларыма, дусларыма һәм аеруча ихластан төркемебез җитәкчесе Гүзәлия апа Муллачановага да зур рәхмәтемне белдерәм. Әлбәттә, туктаусыз уку һәм үсешкә омтылу, телне һәм әдәбиятны чын күңелдән ярату гына тиешле үрләр яуларга ярдәм итәләр.

Линиза хәзерге вакытта бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Уңышлар телик аңа, хыяллары тормышка ашып, максатына ирешсен.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836