#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хисчән кыз Элина

последние и лучшие новости искусства в мире

17-9Ялутор районы, Яңа Атъял мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Элина Хисаметдинованың бөек патриотик шагыйребез М.Җәлилгә багышлап язган “Мәңгелек сүнмәс йолдыз” шигыре белән газета укучыларыбызны таныштырган идек. Бу юлы Элина безгә туган телебезгә һәм үзенең яраткан укытучыларына мәдхия җырлаган тагын ике шигырен җибәрде. Бу яшь буынның татар телебезне хөрмәт итүе, яратуы, киләчәгебез өметле икәнен күрсәтә. Димәк, ата-аналар, туган тел укытучылары үзләренең изге вазифа-бурычларын намус белән башкаралар.

Элина зур, тату гаиләдә 6нчы кыз булып дөньяга килә. Нәни чагында апалары аны гел әкиятләр укып юаткан булсалар, Элина үскәч, әкиятләр, маҗаралы хикәяләрне үзе яратып укый башлый. Шуңа да ул хисчән, хыялый кыз булып үсә, җырлый да, сәнгатьле итеп шигырь сөйли, хәтта шигырьләр дә яза. Элина “4” һәм “5”ле билгеләренә генә укый, төрле чараларда, бәйге-олимпиадаларда катнашып гел югары урыннар яулый. Февраль аенда Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән узган төбәкара олимпиадада Россиянең 17 регионыннан катнашкан 100дән артык укучы арасында  Элина призлы урын яулап кайтты. Үзе белән таныштырып ул: “Мин гаиләмне бик яратам, кая гына барсам да, аларның кайгыртуларын тоеп, җылы кочакларына, назлы карашларына сагынып кайтам. Авылымны да бар күңелем белән яратам, аның бай табигатенә, эшчән, хөр күңелле халкына сокланам. Мин тарих, рус, татар теле һәм әдәбиятлары фәннәрен яратам. Туган телебезгә мәхәббәтне  Россиянең атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы исемнәренә лаек булган Зөлфия апа Калгаманова тәрбияли, шуның белән бик горурланабыз. Без, гомумән, бөтен укытучыларыбызны да хөрмәтлибез, чөнки алар безгә, укучыларына, бары тик яхшылык кына телиләр, безне ныклы белемле, тәртипле, җәмгыять өчен бик кирәкле кеше итеп күрәселәре килә. Моның өчен мин аларга олы рәхмәтемне белдерәм”, - дип сөйләде. Элина буш вакытында өйдә әнисенә булыша, апалары белән җәен урманга төрле җиләкләр, гөмбә җыярга йөри һәм аш-су остасы да. Киләчәктә  ул башлангыч класслар яки чит телләр укытучысы булырга хыяллана.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Татар теле-туган телем
Татар теле - туган телем,

Яраткан Тукай теле!

Әни-әти дигән сүзне

Беренче әйткән телем!
Бәйгеләрдә катнашам мин
Телне яхшырак белергә.
Горурланып туган телдән

Дәрәҗәләр яуларга.
Әнием бик шатлана,
Әтием канатлана
Минем туган телне шулай

Гел “бишле”гә белүгә.
Киләчәктә баламны да
Туган телгә өйрәтермен, -
Миңа рәхмәтле булыр дип,
Хәзердән ук хыялланам.

Элина ХИСАМЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836