Материалы

Киемдәге төерчекләрне ничек бетерергә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Свитер-джемпер ише җылы әйберләр киеп йөри башлауга, киемдә хасил була торган төерчекләрне ничек бетерергә, дип баш вата башлыйбыз. Базарда сатып алынган очсызлы трикотажда гына түгел, кыйммәтлесендә дә иртәме-соңмы барлыкка килеп, киемне ямьсезләп торган йон төерчекләреннән ничек котылырга?

Бу максатта безгә иң элек иске тупас лезвие ярдәмгә килә ала. Моның өчен свитерны тигез урынга җәеп, төерчекләрне тукымага тидермичә саклык белән генә кисеп алырга кирәк. Озак һәм авыр эш бу, әлбәттә. Аның каравы киемдәге төерчекләр бик озакка юкка чыгачак. Тик лезвиене ангора йоны яки мохер кебек бик нәзберек материаллардан эшләнгән киемдәге төерчекләрне бетерү өчен кулланырга ярамый. Бу очракта йомшак кыллы теш щеткасыннан да әйбәт чара юк. Теш щеткасы белән төерчекләрне йон җепселләре уңаена тарарга кирәк. Кирегә таба тарарга ярамый, юкса свитер яки кофтагызны бозачаксыз. Чистартканда, терсәк турысына игътибарлырак булыгыз. Төерчекләреннән арындыргач, ярты сәгатькә җылы суга (бераз аш серкәсе өстәргә кирәк) салып торсагыз, коры сөлгегә салып киптергәннән соң мохердан тегелгән трикотаж киемегез тагы да йомшарып, мамыкланып китәчәк. Тик, төерчекләрдән бөтенләйгә котылдым, дигән сүз түгел бу. Бу эшне әледән-әле кабатлап торырга кирәк. Киемдәге төерчекләрне бетерү өчен сатуда махсус җайланма да бар. Батарея белән эшли торган мондый җайланма кием-салымны гына түгел, мебель, келәм, уенчыкларны да чистарта.

(Интернеттан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума