Материалы

Киләчәкләре якты буслсын

последние и лучшие новости искусства в мире

22-8Плеханова урта мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме 24 нче майда узды. Кыңгырау тавышы, моңлы музыка, чәчәк бәйләмнәре, шатлыклы һәм моңсу күз яшьләре, изге теләкләр – бары да булды. 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 7 укучы арасында “4” һәм “5” билгеләренә генә укыган Карина Садыйкова, Диана Гыйззәтуллина һәм Рамир Кучумов (рәсемдә) белән тантаналы линейкадан соң күрештек.

Карина бирегә Тәүде авылыннан йөреп укый. Яхшы уку гына түгел ул төрле чараларда катнаша, чигү, бәйләү түгәрәкләренә йөри, оста рәсем ясый, тарихи, хәрби темаларга язылган һәм чит ил әдәбиятын укырга ярата.

Ә бу көннәрдә ул Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Кулына аттестат алгач, Төмән мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга керергә уйлый. Ни өчен мәдәният юнәлешен сайлаганын ул: “Әнием кибетче булып эшләсә дә, вакытында Тубыл сәнгать училищесын тәмамлаган. Матур җырлый, аккордеонда оста уйный, авылда узган чараларда актив катнаша. Шуңадыр ул бездә, 4 баласында, сәнгатькә мәхәббәт уятты”, - дип сөйләде. Каринаның иң зур теләге - бай тарихлы Италия җиренә барып, борынгы архитектураларны карап, итальян телен өйрәнү икән. Әйтүенчә, ул бик аралашучан, кеше белән бик тиз уртак тел табучан, күп белергә омтылучан кыз.

Диана 9 нчы сыйныфка хәтле туган авылы Кызылъяр мәктәбендә белем алган. Гаиләләрендә 3 бала һәм үзара алар туган телдә аралашалар икән. Башлангыч сыйныфларда укыганнан бирле бию түгәрәгенә йөргән, район “Таң йолдызы” балалар фестивалендә катнашып торган, ә 8 нче сыйныфта укыганда татар теле буенча өлкә олимпиадасында 2 нче урын яулап кайткан. Диана балачагында юрист булырга теләгән, ә хәзер ул алдына Төмән авыл хуҗалыгы академиясенә керергә максат куйган. Ә бу көннәрдә Диана имтиханнарга әзерләнүдән башка йорт һәм бакча эшләре белән дә мәшгуль.

Рамир бу сыйныфта бердәнбер егет, шуңа ул кызлар игътибарына бер дә мохтаҗ түгел. Холкы белән аз сүзле тыйнак егет булса да, сыйныфташ кызлары өчен үзен җаваплы, яклаучы итеп сизә. Рамир Кызылъяр авылында туып-үскән. Әнисе Фатыйма Фәйзирахман кызы мәктәптә математика дәресләрен укыта, завуч вазифасын үти һәм бию түгәрәген җитәкли. Рамир балачактан мәктәп оештырган чараларда актив катнаша. Мәсәлән, ул “Таң йолдызы–2008” өлкә балалар фестивалендә 1 нче урын яулаган. 9 нчы сыйныфта татар теле буенча район олимпиадасында 2 нче урын алган һ.б. Шулай ук ул спорт белән шөгыльләнә, чөнки егетебез хәрби диңгез флотында хезмәт итәргә тели. Аның уенча, һәр ир-егет туган ил каршындагы бурычын лаеклы үтәргә тиеш, Киләчәк һөнәре турында Рамир: “Имтиханнарны уңышлы гына биреп Төмән нефть һәм газ университетында инженер-механик юнәлеше буенча белем алырга исәплим. Хәзердән үк әтигә трактор, машиналарын ясарга булышам”, - дип әйтә.

Сыйныфташлар класс җитәкчеләре Римма Чингиз кызы Уразаева турында зур хөрмәт белән сөйләделәр. Бу ел алар өчен бик җаваплы булуын яхшы аңлыйлар. Алда - БДИ, аннары яраткан һөнәр буенча уку йортын сайлап, кабул ителү имтиханнарын үтеп чыгасы бар. Туган йортны ташлап, читкә китәсе дә - үзе зур имтихан ул... Чыгарылыш кичәләре 25 нче июнь көненә билгеләнгән, аларга уңышлар телик.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума