Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киленнәр шундый булсыннар иде

последние и лучшие новости искусства в мире

Әлфрид йөрегән, яраткан кызын, булачак кәләшен өннәсе белән таныштырырга алып килде. Ничек алып килмәсен? Өннәсе һәрвакыт, улым, татар кызлары белән таныш, татар кызына өйләнергә тырыш, алар һәрхәлдә тыйнак, тәртипле, әдәпле һәм тырыш булалар дип, үз милләтеңнән булган кодалар белән аралашып һәм туганлашып яшәү отышлы һәм артык булачак дип, колагына тукып торды.

Бу кыз биек зифа буйлы, күркәм кара озын толымлы, мөлаем йөзле Рената иде. Таныштылар. Әзрәк сөйләшеп утырганнан соң, өннә хәйлә корып, барасы җирем бар иде дип, каядыр җыена башлады һәм оныгына, кухня бүлмәсенең идәнен сөртеп-юып алырга кушты да, китеп барды. Аның йөреп килүенә кухня идәне генә түгел, бөтен өйнең идәне ялт иткән. Чынаяклар юылган, гөлләргә су сибелгән иде. Өннә кеше бу күркәм эшне күрми генә калмады, карчыкның эченә җылы хисләр йөгерде. Кыз сынатмады гына түгел, күңелгә бик тә килде, үз булып күренде. Ул шатланганын артык күрсәтеп тормаса да, болай дип уйлады: «оныгым бу кыз белән очрашуын-йөрүен туктатмасын». Өннә Әлфридкә яраткан кызы белән таныштыруына рәхмәт әйтеп, озатып калды.

Оныгы белән икенче очрашканда, ул үзенең Ренатаны ошатуын һәм үзенең уйларын белдерде. Кыскасы, Ренатаны кулдан ычкыдырмаска, аңа өйләнергә киңәш бирде.

Яшьләр берникадәр танышып-белешеп йөргәннән соң, өйләнергә булдылар. Ник өйләнешмәскә?! Икесе дә югары белем алдылар. Әлфрид инде менә генә Төмән университетының финанслар бүлеген, Рената - Тубыл пединститутын кызыл диплом белән тәмамлаганнар иде.Тормыш шөкер. Ата-инә һәм туганнар риза. Элекке йола белән егетнең ата-инәсе якын туганнарын алып, Яркәү районы авылына кызның ата-инәсенә Ренатаның кулын сорарга бардылар. Таныштылар, сөйләштеләр, белештеләр, киңәштеләр. Ата-инәсеннән ризалык алып, кызны килен итеп алып кайттылар. Тиз арада туганнарны җыеп, кодаларны чакырып, никах туе да уздырдылар.

Яшьләр матур гына гаилә корып яшәп киттеләр. Бер елдан уллары Дәнил дөньяга килде. Ул матур гына булып үсеп килгәнче, биш елдан соң икенче уллары Марсель туды.

Шулай мәшәкать тулы тормышта яшәп яталар, тик... Яшь ата белән ана үз һөнәрләре белән генә түгел, үзләренә яраштырып, хәлләреннән киләрдәй, гаилә асрартай эш урыны тапмый интегәләр. Әйтәсе килгәне шул: бу заманда барлык киленнәр дә Рената кебек булса икән. Ул улларын да дөрес итеп, телгә өйрәтеп, эшкә күнектереп, зурларны хөрмәт итәргә кирәген аңлатып үстерә. Холкы күндәм, яхшыны күрә белүче, ярдәмчел, үз яшенә карамыйча, тәҗрибәле, сабыр, кыскасы, бик тә акыллы. Каенанасы белән дә ул бик тату мөгаләмәдә. Бар эшне дә киңәшеп-уйлашып бергә башкаралар.

Әлфриднең өннәсе аны мактап туя алмый. Сөбхәналла, дип кенә сөя, намаз укыган саен бәхетле тормыш, тирән сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп дога кыла. Ничек инде теләмәсен?! Һәр шимбәне, я якшәмбене диярлек килеп, карчыкның барлык эшләрен үзе күреп-белеп ярдәм итеп тора, җылы сүзләрен аямый. Өннә үз чиратында аларны да бик ярата. Оныкчаларын кашына-күзенә сөртә, аларга Тәңредән тәүфикъ, бәхет, озын гомер, ата-инәләре белән үсүләрен үтенә. Матур итеп, көлешеп, сөйләшеп бүләкләр белән чәй өстәле янына рәхәтләнеп җыелышып ризыкланалар. Дөнья үзгәрә, яңара, белмәгәнен килене Ренатадан сорый, өйрәнә, аңа исә үзенең киңәшләрен бирә, белгәннәрен өйрәтә.

Бу киленнең кәефсез, төсе бозылган чагын күреп булмый. Аның да буладыр уйланган, борчылган, нидәндер риза булмаган чаклары, тик ул аларны акыл белән хәл итә, кайчакта сорый, кайчакта киңәшә, үзенең фикерләре белән уртаклаша белә.

Татар улларына һәм кызларына әйтәсе килгән сүзләр шулдыр: вакытында, ярлар сайларга мөмкин чагында ялгышмагыз, ашыкмагыз, ата-ана, тәҗрибәле олылар сүзенә колак салыгыз. Алар бит сезгә яхшылык, бәхет, уңыш, хәерле гомер генә телиләр. Шуны белегез, онытмагыз! Соң булмасын... Үз милләтегездән парлар сайларга тырышыгыз, үкенмәссез. Бүләкләр дә, теләкләр дә, туганнар да, балалар да уртак булыр. Тәңре озын гомер бирсә, картлык төрле халәттә һәркемгә дә килә ул. Шул чагында инде үкенерлек кенә булмасын. Бу гади һәм гыйбрәтле фикергә күпне күргән-белгән кешеләр кушылмый калмаслар дип ышанасы килә.

Зилә әбиегез. Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836