Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киләсе елдан ни көтәргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

2022 елда нинди Юлбарыс килер соң? Көнчыгыш календаре буенча, киләсе ел озак вакытлар хыялларда гына калган якты, матур, урыны белән көтелмәгән вакыйгаларга бай булачак. Ел хуҗасының стихиясе — су. Киләсе елда эшне, фатир, яшәү урынын алыштыру берни тормый. Бары тик алга! Хәтта башка җиргә күчеп китү вариантын да карарга була. Юлбарыс — көчле холыклы хайван, аның белән сак булу киңәш ителә. Ул маҗаралар ярата, курку хисен белми. Стихиясе су булу аны әзрәк басып тора, тынычландыра.

Ничек каршыларга?

Яңа ел алдыннан өегезгә булачак ел символы алып куйсагыз әйбәт. Пыяла яисә хрустальдән эшләнгән булса, тагын да яхшырак, бу әзме-күпме суга ишарә дә булып тора. Өйне бизәгәндә табигый материаллардан эшләнгән әйберләр куллану отышлы: чын чыршы яисә нарат ботаклары, күркә. Яңа ел кичен быел өйдә, гаилә, якын туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Юлбарыс артык тавыш яратмый, аңа өй җылысы булуы мөһим. Юлбарыс елын җәнлек йоныннан, тиресеннән эшләнгән киемнәр һәм аксессуарлардан каршыларга ярамый. Ел хуҗасының ачуын чыгаруыгыз бар. Агач яки металлдан эшләнгән бизәнү әйберләре яхшырак булачак. Өстәлегезгә текстиль эскәтер ябып, һәр кунакка җитен тастымал кую да яхшы. Буйлы-буйлы юлбарыс тиресе төсмерләрен кабатлап, декорга коңгырт төсләр өстәү дә килешәчәк. Чиста өйдә Яңа елны каршы алу үзе бер рәхәт. Шуңа күрә бәйрәмгә бераз алданрак әзерләнә башлап, юып-җыеп чыгыгыз. Яңа ел табынында ит, итле ризыклар никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшы. Кем нинди ит ярата, монда чикләүләр юк. Ел хуҗасы ни дисәң дә ерткыч җәнлек.

2022 елга әҗәтләрсез керергә тырышыгыз

Яңа елга кергәндә акча янчыгында бераз ­ак­ча булуын, шулай ук банк кар­таларының да “нуль”гә калмавын кайгыртыгыз.

Йортка акча китерү өчен, Арыслан елын каршы алыр алдыннан өйне яхшылап җыештырыгыз.

Яңа ел курантлары сукканнан соң яныгызга йорт хайваны (эт, мәче) килсә, ел уңышлы узачак дигән сүз.

Яңа елны каршы алырга бәби көткән парны ча­кырырга һәм Арыслан елына кергәч, йөкле кунак хатынның кулын­нан берәр сый-нигъмәт ашарга кирәк. Шулай эшлә­сәң, сезнең дә гаиләгездә тиздән ишәю көтелә дигән сүз.

1 январь иртәсендә урамга чыгып, иң беренче кеше итеп ир-атны очратсагыз, ел буе сәламәт­лектән зарланмаячаксыз.

“Интертат

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836