2021 елда БДИның төп чоры 24 майдан 1 июльгә кадәр узачак.
БДИ тапшыру тәртибе Россия мәгариф министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан әзерләнгән. Әлеге документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылды.
БДИ-2021не өч этапта үткәрү планлаштырыла: вакытыннан алда - 22 марттан 16 апрельгә кадәр, төп чорда - 24 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә чорда - 3 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр.
Билгеле булуынча, 2020 елда БДИ коронавирус пандемиясе аркасында соңрак вакытка күчерелде, имтиханнар 3 июльдән 8 августка кадәр узды.
«Акчарлак».