Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
* Кайбер белгечләр өр-яңа кышкы тәгәрмәчләр белән суык көннәр башланганчы ук йөрергә киңәш итә. Беренче тапкыр салкын көнне чыксаң, шипларның коелу куркынычы зур икән.
* Ә иске тәгәрмәч куючыларга андагы шипларга игътибар итәргә кирәк: аз калган булса, андый тәгәрмәчтән файда юк. Йә яңасын алырга, йә шиплар өстәтергә (мондый хезмәт бар) кирәк. 1 тәгәрмәчтә ким дигәндә 96 шип булырга тиеш.
* Белгечләр әйтүенчә, тәҗрибәсез йөртүчеләргә кыш җиткәнен көтмичә кышкы тәгәрмәчкә күчәргә кирәк. Чөнки тайгак юлда өйрәнчекнең идарәне югалтуы мөмкин. Әмма тәҗрибәлеләргә дә, “йөри беләм” дип уйлап, 0 градустан түбән температурада җәйге тәгәрмәчкә ышанып юлга чыгарга киңәш ителми.
* Кайбер экспертлар кышкы тәгәрмәчкә һава температурасының уртача күрсәткече +6-8 градус чакта ук күчәргә киңәш итә. Һава аннан да салкын булса, җәйге тәгәрмәч ката һәм тормозга баскач, машинаны җылы көннәрдәгечә тиз туктатып булмаска мөмкин.
Россиядә “Nokian”, “Yokohama”, “Bridgestone”, “Michelin”, “Кама”, “Continental”, “Pirelli”, “Goodyear” кышкы шиннары иң популярлары.
«Ирек мәйданы».