Материалы

“Китап механикасы” буенча мастер-класс узды

последние и лучшие новости искусства в мире

39-20“Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге” иҗтимагый оешмасы август аенда Татарстан мәдәният министрлыгы грантын отканнан соң, 9 сентябрьдән башлап “Китап механикасы” мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыра ук башлады. Әлеге проект авторы - креатив фикерләүне үстерү буенча педагог, график дизайнер, Россиядә Дисней компаниясе проектлары сценаристы, Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына кергән шәһәрнең 70 нче иҗат мәктәбендә эстетик тәрбия бирүче, «Ел укытучысы-2021» конкурсы катнашучысы, шулай ук “Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге” рәисенең урынбасары Линария Брикнер.

Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән башкарылган проектның төп максаты – заманча ысулларны кулланып татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, популярлаштыру, алга этәрү. Төмән шәһәре һәм регионда татар гаиләләре, балалар, яшьләр белән мәдәни-белем һәм тәрбия эшләрен оештыру, сәләтле, актив яшьләрне табу, аларга эшләр, креатив проектларны гамәлгә ашырыр өчен уңайлыклар булдыру.

“Китап механикасы” проекты буенча беренче мастер-класс Төмән шәһәренең Кырынкүл мәктәбендә үтте.

- Минем кул эшләремне “Вконтакте”, “Инстаграм” социаль челтәрләрендә күреп, күп кенә ата-аналар балаларга мәктәптә мастер-класс уздыруымны сорап яздылар. План буенча беренче дәрес шәһәр татар мәдәният үзәгендә үткәрелергә каралган иде. Анда ремонт эшләре бару сәбәпле, без 52 нче мәктәптә, 4 “А” сыйныф укучылары белән дәрес алып бардык. Киләсе мастер-классларда без татар орнаментын өйрәнүне дәвам иттереп, “Габдулла Тукай әкиятләре”, “Татар фольклоры” һәм татар мәдәниятенең үзенчәлеген ачучы тагын бер дистә кызыклы темалар буенча мастер-класслар уздырачакбыз. Тематик курс ахырында 4 борылыштан торган китап әзерләячәкбез. Һәм инде китап макетлары, мастер-классларда катнашучылар эшләреннән күргәзмә оештырачакбыз. Без мастер-класста катнашырга теләк белдерүчеләрне бик шатланып чакырабыз. Чаралар үткәрү датасы һәм урынын без “Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге”нең рәсми сайтларында, социаль челтәрләрдә урнаштырачакбыз. Безне үзләренә чакыручылар булса, бик теләп киләчәкбез. Шунысы да мөһим - без түләүсез эшлибез. Әлеге проект балалар өчен генә каралмаган, ул укытучылар, мәдәният белгечләре, китапханәчеләр өчен дә бик файдалы. Без барлык татар иҗтимагый һәм муниципаль оешмаларын хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Һәркемнең үз аудиториясе бар, «Китап механикасы» проекты турында сөйләсеннәр иде”, - дип аңлатма бирде.

Иҗади дәрес логик яктан ике өлешкә бүленде – теория һәм практика. Беренче өлештә шәһәр татар мәдәният үзәге белгече Гөлнәзирә Мөстәкыймова татар орнаменты тарихы һәм символикасы турында сөйләп, үзе җитәкләгән “Урал-Себер бизәкләре” түгәрәгендә балалар белән ясаган рәсемнәрне, бизәкләр төшерелгән әйберләрне күрсәтте. Практик өлешендә Линария Альберт кызы укучыларны кәгазьдән бик матур, күләмле открыткалар ясарга өйрәтте. Укучылар зур кызыксыну белән тырышып эшләделәр. Дәрес ахырында башкарган эшләре белән канәгать булып, үзләре ясаган күләмле открытканы бер-берсенә күрсәтеп, сөенделәр.

39-2118 нче сентябрь көнне Линария Альберт кызы Төмән шәһәренең “Минем территориям” мультиүзәгендә чит ил – Индия, Колумбия, Мисыр, Әфганстан студентлары өчен мастер-класс уздырды. Бу турыда ул: “Биредә татар орнаменты турында сөйләдек, әмма модуль башка булды. Бүгенге көндә милли мәдәниятне саклап калу һәм торгызу өчен аны төрле юллар, юнәлешләр ярдәме белән алга этәреп торырга кирәк. Бу дәрестә без чит ил кешеләренә, шәһәребез кунакларына Россиянең күпмилләтле ил булуын, Россиядә бай мәдәни тарихы һәм традицияләре булган татар халкы булуын искәрттек”, - дип хәбәр итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума