- Башкаларның яхшы якларын гына сөйли белү - бу синең тәрбияле булуыңны аңлата.
- Гафу итә бел... Кайчан да булса үзеңне дә гафу итү кирәк булырга мөмкин.
- Беркайчан да башкаларның яшәешеннән көлмә. Син бит әле алда үзеңне нәрсә көткәнен белмисең... Тормыш шулай итеп куяр: синеке янында аларныкы чәчкә сыман тоелыр.
- Бәхетле булып яшәр өчен, күңелдән ике хисне - көнчелек һәм комсызлыкны алып ташларга кирәк.
- Көнчел булма - ул синең күңел тынычлыгыңны ала...
Нәфрәт белән яшәмә - ул синең саулыгыңны какшата...
Явыз булма - ул синең картлыгыңны якынайта...
- Югарыга менгәндә, дусларың сине бик тиз белерләр... Ә төшкәндә, син - аларны...
- Башкаларны хөрмәт итәсең икән - син үзеңне дә хөрмәт итәсең. Башкаларны түбәнсетсәң - үзеңне дә түбәнсетәсең. Башкаларга булышасың икән - үзеңә дә булышасың. Башкаларны якласаң - син үзеңне дә яклыйсың. Ә башкаларны гафу итеп - тормышыңны гадиләштерәсең. Һәм... үзеңне бөтенләй башкача хис итәсең...
- Башкаларны җылытырга тырышып, үзеңне артык яндырма. Кадерең китмәсен...
- Кыю адымнар ясаудан курыкма. Юкса, хыялларың хыял гына булып калачак....
«Ялгыз түшәк»