Студент ашханәгә килеп керсә, бер өстәл дә буш түгел. Теләр-теләмәс кенә профессор янына барып утыра. Ә профессор:
- Каз дуңгызга иптәш түгел, - дип әйтеп куя.
Аңа студент:
- Ярый, алай булгач, мин очтым, - ди. Профессор бик үпкәләп калган һәм студенттан үч алырга булган. Имтиханда аңа иң авыр билетны тоттыра, ә тегесе “5”легә җавап бирә. Ләкин профессор болай гына бирешәсе килмичә:
- Мәсәлән, сез юл буйлап барасыз, каршыгызда ике капчык, берсе - алтын, икенчесе - акыл белән. Сез кайсысын сайлар идегез? – дип сорый.
- Алтын белән, - дип җавап бирә студент.
- Ә мин, мәсәлән, акыл белән булган капчыкны алыр идем, - дип хәйләле елмая профессор.
- Бу инде кемгә нәрсә җитми! – дип әйтеп куя студент.
Профессорның ачуы чыгып, зачеткасына «кәҗә» дип язып бирә. Студент язуны карамый гына китеп бара. Берникадәр вакыттан соң кире килеп:
- Профессор, сез монда кул куйгансыз, ә билгене куярга оныткансыз, - дигән.