Материалы

“Комсомол – минем яшьлегем”

последние и лучшие новости искусства в мире

29-1029 октябрь көнне комсомол оешмасының 100 еллыгы уңаеннан мин үземнең язмышым турында язарга булдым. Комсомол оешмасына үткән гасырның 70нче елларында Тубыл шәһәренең 4нче сигезъеллык мәктәбендә алындым. Бөек Ватан сугышына хәтле комсомол сафына баскан шәһәрнең 15 мәктәп укучылары, соңыннан укытучы һөнәрен сайлаган әтием – Котдус Муллабәк улы Тажбулатов белән әнием Мәхмүҗамал Шәрәфетдин кызы минем өчен һәрвакыт үрнәк булып тордылар. Алар үз чорларының патриотлары иделәр. Мин алар белән әле дә горурланам.

Яшьлек елларында В.Ленинның әсәрләрен өйрәнеп, Ленин зачетларын тапшырулар, апрель аенда Бөтенсоюз Ленин өмәләрендә актив катнашулар, киңәшмәләр, ял кичәләре, сугыш, хезмәт ветераннары белән очрашулар, сугыш булып үткән җирләргә походка баруларны кабат күз алдымнан үткәрәм - берсе дә онытылмаган. Бер нәрсәдән дә читтә калмыйча, җәмәгать эшләрендә актив булдык. Чөнки ул еллар комсомолларның патриотик хисләр белән янган иң дәртле, яңалыкларга омтылып яшәгән һәм эшләгән бер чоры иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да тормыш юлым комсомол эшләре белән бәйле булды. 1973нче елда Тубыл педагогия училищесының комсомол оешмасы секретареның урынбасары вазифасын башкарып, берничә кабат Тубыл, Төмән шәһәрләрендә узган комсомол конференцияләренә делегат итеп сайландым. 1980нче елларда Тубыл авиа һәм ТЭЦ оешмаларында комсомол оешмасы секретаре булдым. Шул елларда миңа күренекле лидерлар – Евгений Акулич, Анатолий Осипов, Надежда Крюкова, Радик Идрисов, Динара Тажбулатова һәм башкалар белән бергә эшләргә, аралашырга туры килде. Еллар үткән саен, тормышлар үзгәрә торды. Күптән инде комсомол, пионер оешмалары да эшләми. Әмма әлеге оешмаларның яшь буында гомумкешелек кыйммәтләре, патриотик хисләр тәрбияләүдә роле зур булды. Ул хисләр күңелемдә минем әле дә саклана һәм мин комсомол ветераны булуым белән горурланып яшим. Без инде өлкән яшьтә булсак та, илебезнең, туган шәһәребезнең уңышларына, ветераннар тормышына һич тә битараф булып кала алмыйбыз. форсаттан файдаланып, комсомол ветераннарын якынлашып килгән бәйрәмебез белән котлап, корычтай сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телим.

Альбина ТАЖБУЛАТОВА, Тубыл шәһәре.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума