#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Корыч характер”да дәрт алып

последние и лучшие новости искусства в мире

30-13Яшьләр, өлкәннәр зарланганча, ялкау, максатсыз түгел. Һәрвакыт аларның уңышлары турында ишетеп, язып торабыз. 8 июль көнне дә “Жемчужина Сибири» кышкы спорт төрләре үзәгендә узган “Корыч характер” экстремаль йөгерешендә, 18дән 70 яшькәчә теләүчеләр катнашты, дип хәбәр ителсә дә, бик күп яшь буынны күрергә була иде. Биш меңгә якын кеше 8 чакрымда 25 төрле киртә аша узып, команда белән бергә финишка килеп җитттеләр. Командалар кимендә 6 кешедән торырга тиешлеге алдан әйтелде. Алар арасында гаилә әгъзаларын да, хезмәттәшләрне дә, дусларны да, төркемдәшләрне дә күрергә мөмкин булды. Әләмнәр, махсус язулы футболкалар, киемнәр белән килүчеләр очрады.

Араларында милләттәшләребез дә җитәрлек иде. Шуларның берсе - Гүзәлия Абдуллина белән бергә Төмән районының Индрәй авылы егетләре Илзар Мөхәммәдьяров, Олжас Касенов, Изил Әхмәтшин да катнашты. “Мин 1 июльдә “Батырлар узышы” (“Гонка героев”) ярышларында булдым. Анда да шул ук шартларны башкарырга кирәк. Тик ул түләүле, шуңа да соңыннан юынырга җылы су бар, эссе аш бирелә. Киртәләре дә катлаулырак, биегрәк иделәр. Ә “Корыч характер”да барысы да түләүсез. Соңыннан боздай салкын су белән юынырга туры килде. Барыбер катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Бу чара сигез ел элек Төмәндә үткәрелә башлаган. Аннары бу идеяне башка шәһәрләр дә күтәреп алганнар. Быел 5 меңгә якын кеше боздай салкын судан, тездән баткакны ерып үтте, тайгак биеклекләрдән менде, чәнечкеле тимерчыбык астыннан шуышты... Монда һәркем үзенең көчен сынар өчен килгән. Бу ярыш түгел, җиңүче билгеләнми. Тик төп бурыч – команда белән бергә финиш сызыгын үтү. Бик үк таныш булмаган кешеләр дуслаша, булышып алга бара. Авыр, катлаулы киртәләрне бергәләшеп үтү шулкадәр кызыклы, үзеңне җиңә алганыңны тою язып бетерә алмаслык хисләр тудыра. Әлбәттә, монда физик яктан әзерлек тә сорала”, - дип сөйләде Гүзәлия.

“Корыч характер”да хезмәттәшебезнең кызы Алсу Фәхретдинованы да очраттык. Ул бала чактан ук спорт белән дус. Аның дзюдо, баскетбол белән шөгыльләнүе мәгълүм. “Аванпост” балалар-яшүсмерләр хәрби хезмәткә әзерлек үзәгенә дә йөрде, хәзер дә төрле бәйгеләрдә сынатмый.

Балчыкка баткан киемле, битләре буялган, ләкин шат йөзле, искитмәле кәефле кешеләрне күрү үзе үк энергия өсти, шатлык алып килә. Ә аларга бу ел буена җитәрлек дәрт өсти.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836