Материалы

Күп укыган – күпне белгән

последние и лучшие новости искусства в мире

26-9Төмән районы, Каскара мәктәбенең филиалы булган Талымхан мәктәбенең 9 класс укучысы Зарина Касмалина (рәсемдә) «Уку – гаилә шөгыле» темасына проект язды. Ул үзенең җитәкчесе – укытучы Тәслимә Мөхәмәдзянова белән Мәскәү шәһәре игълан иткән конкурстан шул теманы сайлады.

Онлайнда мультимедиалы докладын ул апрель аенда тәкъдим итте. Зарина проектының төп максаты итеп китап уку процессына дүрт буынлы гаиләсенең мөнәсәбәтен куйды.

Мәсьәләләрнең иң мөһиме – китап укуның кеше тормышындагы роле; уку – гаилә эчендә иң кирәкле тәрбия чарасы.

Укучы кыз иҗади эшенең төп идеясе итеп, китапның борынгы культура атрибуты булуын, аның кыйммәтен күрсәтүне сайлады. Ул проектын язу алдыннан төрле материаллар тикшерде, алардан кирәкле мәгълүматны сайлады.

Рәсемле докладында Зарина үзе, җиде кешедән торган гаиләсе турында сөйләде. Укуга дәрт аның әнисе ягыннан килә. Талымхан авылында туып-үскән, күп кенә кешеләргә таныш әбисе Мәгъзүмә Сабирова үзлегеннән 10 яшендә гарәпчә укырга-язарга өйрәнгән, авылыбызның иң укымышлы кешеләреннән булган. Үз кулы белән шәмаиллар язган, догалар белгән, изге Коръәнне укыган, балаларын сүрәләр белән дәвалаган ул. Мәгъзүмә әби белгән, башкарган фольклор әсәрләре җырчы, фольклорчы Луиза Сөрмәтова китабында урын тапкан.

Эзләнү китабында Зарина әби-бабасы - Зәйтүнә һәм Шайтулла Сабировлар турында яза. Мәгъзүмә әбинең уртанчы малае булган Шайтулла Кирәй улы Талымхан авылында үз гомеренә электрчы булган, эше буенча белемен яңарткан, аучылык, балыкчылык турында укырга яраткан. Әбисе Зәйтүнә апа Талымханда 30 ел медпунктта эшләгән.

Зарина: «Без гаиләбез белән бергәләп укырга яратабыз. Уку – безнең гаиләбезнең уртак эше. Ул безне тату итә, тәрбияли», - ди. Зарина гаиләләре белән «Яңарыш» газетасын да укырга яраталар. Китап уку Заринага, аның энесе белән абыйсына төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашырга, җиңәргә булыша. Мәктәптә төрле фәннәрне җиңел үзләштерү – бу уку нәтиҗәләре. Әнисе Гүзәл һәм әтисе Рифат балалары өчен үрнәк.

Китап укыган кешенең күңеле саф, аңы аек, йөзе нурлы була. Китап – кешенең юлдашы, дусты, фикердәше, сердәше дә.

Заринага укуында иҗади уңышлар, яңа ачышлар теләп калам.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума