Материалы

“Кышкы сабантуй”га – тимераякта шуарга

последние и лучшие новости искусства в мире

5-4Яңа ел каникулларында, аннары январь аеның зәмһәрир салкын көннәрендә йокымсырап йөргән яшьләребезне уятып, кузгатып җибәрү максаты белән өлкә татар яшьләре бердәмлеге “Кышкы сабантуй” уздыра. Әлеге чара Төмән шәһәренең “Прогресс” спорт комплексының боз аренасында 31 нче январь көнне 20.00 сәгатьтә башланачак. “Килүчеләр һич тә үкенмәячәкләр! Ике сәгать буена бергәләп бозда шуып, үзара аралашып, танышып, ял итеп, бары тик позитив, күтәренке күңел көче алып кайтачаклар. Моның өчен без татар халкының милли бәйрәмендә үткәрелә торган ярыш-бәйгеләрне кертеп бик кызыклы программа әзерләдек. Тимераяклары булмаганнарга борчылырга һич тә кирәкмәс, чөнки аларны 50 сумга прокатка алып булачак. Ә керү билеты 250 сум», - дип әйтә оешма җитәкчесе Сәет Тузмөхәммәтов.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума