Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкә олимпиадасында 5 тапкыр җиңүче Регина

последние и лучшие новости искусства в мире

12-7Төмән өлкәсендә январь, февраль айларында бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк туры үтте. Анда 500ләгән укучы 26 фәннән белемнәрен сынадылар. 1200дән артык катнашучы арасында 500ләп иң сәләтлеләре җиңүче исемен һәм призлы урыннар алдылар. Бу үткән елгыдан 3 тапкырга артыграк.

Елдагыча, иң алдынгылар арасында татар исем-фамилияләре дә очрый. Шулар арасында милләттәшебез – Төмән шәһәренең өлкә физика- математика мәктәбенең 9 классында укучы Регина Шәрипова 6 фәннән олимпиаданың өлкә турына чыга һәм 2сеннән җиңүгә ирешсә, 3сеннән 50 баллы чикне үтә. Ул олимпиаданың ябылу һәм бүләкләү тантанасына 1 нче һәм 2 март көннәрендә чакырылган иде.

Хәзер Регина зур әһәмияткә ия әлеге бәйгедә уңышлар яулау серләре белән бүлешер:

– Балачактан ук мин матур һәм фәнни әдәбият укырга ярата идем. Һәрвакыт ниндидер яңалыкны ныклабрак өйрәнергә, үземнең кызыксыну даирәмне үстерергә тырыштым. Мин берәр нәрсә белән кызыксына башласам, ныклап өйрәнмичән туктый алмый идем. Шулар барысы да минем белем сыйфатына тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Олимпиадаларда җиңүнең универсаль бер “рецепты” бар дип әйтмәс идем. Һәркем мәгълүматны төрлечә кабул итә, шуңа да һәркемнең әзерләнү тәртибе һәм вакыты да төрлечә. Алай да мин иң әһәмиятлесе – эшләгән эшеңне яратырга, аның белән кызыксынырга тиешсең дип уйлыйм. Теләк һәм кызыксыну гына безне даими рәвештә нәрсә дә булса яңаны өйрәнергә һәм горизонтларны киңәйтергә мәҗбүр итә.

- Киләчәгеңне ничек күз алдына китерәсең?

- Һөнәри юнәлеш бирү - күпчелек яшүсмерләр өчен көн кадагындагы тема. Алдагы белгечлек белән билгеләнү бик мөһим һәм дә гаять авыр, чөнки мәктәп төрле фәннәр буенча өстән генә белем бирә, ә фән белән бәйле һөнәрләр белән без тормышта гына таныша алабыз. Без бөтен нечкәлекләрне дә белмибез һәм теге яки бу һөнәр безгә туры киләме-юкмы икәнлегенә ышанычыбыз юк. Шуңа күрә, хәбәрдар булмау сәбәпле, мавыккан нәрсәләрне генә мөстәкыйль өйрәнергә туры килә.

Хәзер миңа химия фәне бик ошый. Бигрәк тә - радиохимия. Бу фән кызыклы гына түгел, ә радионуклидларны киң кулланганга, бик перспективалы да дип уйлыйм.

- Буш вакытларыңда нәрсәләр эшлисең?

- Мин китапларны бик нык яратам! Шуңа да аларның кайсы өлкәгә караганнары күбрәк ошаганын әйтә дә алмыйм: фәнни-популярмы, әллә матур әдәбиятмы? Матур әдәбият бик күп тормышларда яшәп, дөньяга төрле күзлектән карарга мөмкинлек бирә, шул рәвешле үз дөньяңны күзаллый аласың. Минем яраткан язучым – Виктор Гюго. Миңа аның сюжеты һәм хикәяләү тәртибе ошый. Яраткан китабым – “Отверженные» роман-эпопеясе. Бу әсәрнең эчтәлеге, андагы тарихи вакыйгалар, мәхәббәт, төрле социаль катлам һәм яшьтәге кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәт – барысы да үзенә тартып ала. Фәнни-популяр әдәбиятка килгәндә, химия, Көнбатыш Европа философиясе, кеше һәм хайваннар физиологиясе, социология белән бәйле мәкалә һәм китаплар уку кызыклы.

- Үзеңдә кайсы сыйфатлар ошый? Төп казанышларың дип кайсыларын әйтер идең?

12-8- Үземдәге барыннан да бигрәк үҗәтлек һәм максатчанлыкны бәялим. Алар миңа төрле фәннәрне тирән үзләштерергә ярдәм итәләр. Минем төп казанышларым — олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүләр түгел, ә әхлакый планда мине үстерүче кешелеклелек сыйфатлары дип уйлыйм.

Сорауларыма төпле җавап биргән Регина укучылар олимпидасының өлкә турында рус теле, химиядән беренче урын ала – җиңүче була, ә җәмгыять белеме, рус әдәбияты, инглиз теле фәннәреннән призлы урыннарны яулауга ирешә. Тик географиядән генә катнашучыларның берсенә дә бәхет елмаймый – берсе дә 50дән югары балл туплый алмый.

Афәрин, Регина, алга таба да белем үрләренә югалтуларсыз гына күтәрел, синең шикелле кыю, белемле татар кызлары өчен чын күңелдән шатланабыз, горурланабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836