Материалы

Өлкә яңалык-ларынан

последние и лучшие новости искусства в мире

29 июль көнне төмәнлеләр Шәһәр көнен бәйрәм иткәндә тантаналы рәвештә төзекләндерелгән Гашыйклар күперенең ачылу чарасы 22.20 сәгатьтә светодинамик шоу белән башланачак. Белгәнебезчә, бүгенге көндә Гашыйклар күперендә төзекләндерү эшләре тәмамланып, анда противогазлар кигән белгеч-тауга менүчеләр һәм альпинистлар территориядәге тутык һәм буяуларны чистарту эшләре белән мәшгульләр. Яңартылган күпер корабльне хәтерләтә, аңа бәйрәм көннәрендә актив эшләүче подсветка куелган.Шунысын да искәртеп китик, Шәһәр көнен бәйрәм итү елга ярында 23.00 сәгатьтә 12 минутлык “Ут фантазиясе” дигән фейерверк белән тәмамланачак. Әлеге фейерверкка миллион сумга якын акча тотылачак.

* * *

Төмән шәһәрендә яшәүче 18 яшеннән наркотиклар кулланган Т.Виталийны балигь булмаган балаларга наркотиклар тәкъдим иткәне өчен җавапка тартканнар. Ул күршедә әбисе белән яшәүче 15 яшьлек малай белән аралашып, аны наркотик кулланырга күндерә. Бу малайның әтисе үлгән, ә әнисе ата-ана хокукыннан азат ителгән була. Сәер күрше белән аралашканын әбисе һәм бабасы, әлбәттә, хупламыйлар. Январь аенда, шул сәбәпле, бабасы аны әрләгәч, малай өйдән чыгып китә дә, подъездда яңа дусты белән очрашып, аңа кунарга керә. Алар интернет аша наркотикка заказ ясап, такси чакыртып, яшерелгән урыннан барып алып, бергәләшеп тарталар. Иртәгесен тагын наркотик сатып алырга теләп, өйдәге компьютер мониторын ломбардка тапшырырга алып баралар, ләкин эшләре барып чыкмый. Нишләргә белмичә кайтып килгәндә, малайның 13 яшьлек таныш кызын очраталар. “Бәхетләренә” укучы кызның ике алтын йөзеге була. Тәҗрибәле наркоман кызны йөзекләрнең берсен ломбардка залогка салырга күндерә. Шул акчага ул наркотикның венага шприц белән кертә торганын сатып ала һәм “дусларына” да кабул итәргә тәкъдим итә. Бераздан ул икенче йөзекне дә сатып, наркотик ала һәм төне буе өч дус шәһәр буйлап күңел ачып йөриләр. Кызын югалткан әни полициягә мөрәҗәгать итә. Ә малайның әбисе Ялутор шәһәренә кунакка киткән була, ә кайткач та оныгын мәктәптә дип белә. Күңел ачып йөргән дусларны полиция өченче көнне генә таба. Алар әле дә наркотик тәэсирендә булалар. Виталийны полиция хезмәткәрләре кулга алалар, аңа 15 ел төрмә яный.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума