Материалы

Өлкә яңалыкларыннан

последние и лучшие новости искусства в мире

“Замана наркотикларын куллану бик тә куркыныч”, - дип кисәтә регионда яшәүче халыкны өлкә наркология диспансеры. Өлкә хөкем-медицина экспертизалар бюросы нәтиҗәләре буенча 2018 елның 4 аенда доза арттырудан 18 кеше үлгән. Химия-токсикология лабораториясе тикшерүләре күрсәтүенчә, аларның 11е синтетик-психостимулятор (“соли”), дүртесе әфьюн төркеменә кергән наркотик, икесе синтетик каннабиноид, берсе психотроп куллану сәбәпле үлгәннәр.

* * *

Июнь ахырында махсус комиссия Төмән шәһәр хакимиятендә регионда җинаятьне алдан кисәтү һәм “Куркынычсыз шәһәр” системасының үсешенә кагылган сорауларны карады. Биредә 2018 елда эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлек сатучы 127 хәл ачыкланган. 5 ай эчендә оператив чаралар барышында җинаятьчеләр тарафыннан урланган 1 миллиард сум хуҗаларына кайтарылган. Регионда 600000 административ хокук бозу билгеләнгән. “Куркынычсыз шәһәр” системасы җинаятьне алдан кисәтү юнәлешендә иң уңышлысы дип санала. Хәзерге көндә өлкә шәһәрләрендә бары 3500 камера һәм 190 юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны теркәүче комплекс эшли.

Өлкә яңалыкларыннан Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума