#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкә яшьләре тормышыннан

последние и лучшие новости искусства в мире

Мактаулы укучыларга паспортны губернатор үзе тапшырды

12 июнь көнне өлкәнең төрле почмагыннан җыелып килгән 15 укучыга өлкә губернаторы В.Якушев тантаналы рәвештә беренче паспортларын тапшырды. Бу балалар – бөтенроссия спорт ярышлары, музыка бәйгеләре һәм иҗади фестивальләрдә җиңүчеләр, архитекторлар, тауга менүчеләр, волонтерлар һ.б. Укучыларга мөрәҗәгать итеп губернатор: “Паспорт алу – һәр кеше тормышында бик мөһим вакыйга ул. Хәзер сезгә яңа хокуклар һәм зур җаваплылык таләп иткән вазифалар өстәлә. Аларның иң мөһиме – Ватанга хезмәт итү. Сезнең максатчанлык, инициативлыкка өлкәбез, гомумән, илебезнең киләчәге бәйле”, - диде. Шулай ук өлкә башлыгы балаларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде.

“Киберпатруль” хәбәр итә

Россиядә эшчәнлекләре яшүсмерләрне үз-үзләрен үтерүгә юнәлтелгән гражданнар закон буенча 6 елга хәтле иректән мәхрүм ителәчәкләр. Интернет челтәрләре кулланылган очракта, җәза 8 елга хәтле булачак. Төмән шәһәрендә 4 ел элек барлыкка килгән “Киберпатруль” проекты кураторы Алексей Краев хезмәтләре турында: “Проектның эшчәнлеген шартлы рәвештә ике юнәлешкә бүлергә була – агарту эшләре һәм тыелган контентларга каршы көрәш алып бару. Агарту эшләре кысаларында безнең волонтерлар укучылар, аларның ата-аналары белән очрашып интернетта иминлек тәртибе нигезләре белән таныштыралар. Ә инде тыелган контентка каршы көрәш алып бару юнәлешен караганда, мәсәлән, бу ел башыннан безнең тарафтан 200дән артык суицид юнәлешле төркем һәм шул төркемнәргә теркәлергә теләк белдергән бер мең яшүсмер ачыкланды. Тиешле карар кабул итәр өчен бу мәгълүматларны без профиль көчләр идарә тармакларына тапшырабыз”, - дип аңлатма бирә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836