Материалы

Өлкә юлларыны “Студентлар патруле” чыга

последние и лучшие новости искусства в мире

Юл яшькә ташлама ясамый, хаталарны кичерми ул. Моны өлкәннәр яхшы аңлыйлар, шуңа да карамастан, кызганычка каршы, еш кына юлны җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән урыннан чыгарга  яраталар. Ә инде яшьләр, балалар турында сүз дә юк. Нәкъ шуны күздә тотып Төмән шәһәренең 15 югары уку йорты студентлары дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә “Студентлар патруле” акциясендә катнашачаклар.

Төмән, Ишим, Тубыл һәм Ялутор шәһәрләрендә студентлар юл һәм пост хезмәте патрульләре белән дежур торырга чыгачаклар. Ишим шәһәрендә яшь егетләр һәм кызлар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән аралашып махсус күнекмәләр алганнан соң, патруль машиналарына утырып репродуктор аша җәяүлеләрне юл йөрү кагыйдәләрен сакларга өндәячәкләр. Тубыл шәһәрендә Төмән дәүләт университеты студентлары инспекторлар белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен бозучы яшь автомобильчеләр белән эшләячәкләр. Яркәү авылында Төмән төзелеш индустриясе һәм шәһәр хуҗалыгы техникумында белем алучы яшьләр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән волейбол уйнасалар, Заводоуковск шәһәрендә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән кызлар һәм егетләр шәһәр юлларында хәвеф-хәтәрле хәлләрне фотога төшереп, җирле яшьләр оешмасында укучылар өчен фото күргәзмәләр оештырачаклар. Ә Төмән шәһәрендә булачак педагоглар юл һәм пост станциясе хезмәткәрләре белән мәктәп тирәсендәге урам аркылы чыга торган юлда укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итеп югары югары уку йортлары тирәсендә автомобильләрне тукталышка кую кагыйдәләрен тикшерәчәкләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума