Материалы

“Мәгънәле җырларны башкарырга яратам”

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә редакциягә “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов Казан кунагы белән килеп керде. Кунагыбыз – халык, классик, эстрада җырларын башкаручы яшь җырчы, “Илаһи моң”, “Ватан” республика, Р.Ваһапов исемендәге “Моң чишмәсе” регионара, Галия Кайбицкая исемендәге “Урмай моңы” халыкара бәйге-фестивальләр лауреаты, “Манзара” музыкаль премиясе иясе Динар Шәймәрданов булып чыкты. Ул дусты Фәрид Зәки улына теләктәшлек белдереп, “Яшь буын” оешмасының 20 еллыгы уңаеннан, өлкәнең татарлар яшәгән авылларында уздырылган концертларда катнашырга булган икән.

“Мин 2017 нче елдан “Идел” яшьләр үзәгендә эшлим. Фәрид Зәки улы белән Казан шәһәрендә үткән “Татар яшьләре көннәре”ндә таныштым, шуннан бирле гел элемтәдә булып, ярдәмләшеп эшлибез. Төмәнгә минем икенчегә килүем, Себер табигатен, халкын бик ошатып кайткан идем, шуңадыр, Ходай миңа кабат сәфәргә чыгарга язган буып чыкты. Төмән өлкәсендә татарлар күп яшиләр икән. Вагай районының Тугыз, Казанлы, Төмән районының Муллаш, Түбән Тәүде районының Киндерле, Тарман, Ялутор районының Сәел авылында концертлар куеп, милләттәшләр белән очрашып, аралашып, рухи байлык, илһам алып кайттым. Себер халкы шундый ачык күңелле, кайда гына барсак та, милләтебезгә хас кунакчыллык, гадилек, хөрмәт сиздем. Ачык йөз, тәмле тел, сый-табын әзерләп кабул иттеләр. Тагын килегез дип, истәлеккә фотоларга төшеп, изге теләкләр юллап озатып калдылар. Концертларда кечкенә балалардан алып 90 яшьлек әби-бабайлар да бар иде, шуңа күрә һәммәсенең күңелен күрергә тырыштык. Яшь буын вәкилләре күп булуы бик сөендерә, чөнки алар милли моңнарыбызны ишетеп, тыңлап үсәләр бит. Күзәтүем буенча, халык нигездә барыбер җырның эчтәлегенә игътибар итә. Тагын шуны әйтәсем килә, монда иҗатым белән таныш тамашачыларны да очраттым. Гаҗәпләндем дә, шатландым да. Мине кемдер эстрада, кайберәүләр дини эчтәлекле җырлар башкаручы буларак беләләр икән. Эшлисе бик рәхәт булды, хәтта үземне Казаннан китмәгәндәй хис иттем”, - дип сүзен башлап җибәрде җырчы егетебез.

Динар Рәүфәт улы Шәймәрданов 1993 елда Татарстан Республикасының Әгерҗе районы, Тәбәрле авылында укытучылар гаиләсендә туа. Беренче мәртәбә сәхнәгә ул 11 яшендә, мәктәптә барган Яңа ел кичәсендә чыга. Аның көр, моңлы тавышы тамашачыларның бар игътибарын үзенә җәлеп итеп, таң калдыра. Нәкъ шуннан башлап әти-әнисе балачактан җыр белән мавыккан улларын төрле район бәйге-фестивальләренә йөртә башлыйлар. Шундый бәйгеләрнең берсендә Динарны класстан тыш эшләр үзәге җитәкчесе Әлфия Блюхерова күреп алып, аңа Казан шәһәрендә уза торган “Сандугач керде күңелгә” бөтентатар фестивалендә катнашырга тәкъдим итә. Һәм һич тә ялгышмый, чөнки Динар бу бәйгедә Хәния Фәрхи репертуарыннан алынган ”Әлдермешкә кайтам әле” җыры белән 1 урынны яулый. Шуннан башлап ул нинди генә төбәкара, халыкара җыр бәйгеләрендә катнашмасын, гел югары урыннарга гына лаек була. Динар “Урмай-зәлидә” төрки халык мәдәнияте һәм “ART-MEDXIA” мөселман җыры фестивальләрендә дә иң яхшы башкаручы исемен ала. Чөнки җырчы егетебез тагын бер иҗади юнәлеш белән кызыксына, ул бик оста итеп мөнәҗәтләр дә башкара. Динар турында сөйләгәндә, Лион Фейхтвангерның “Сәләтле кеше – һәрьяктан да сәләтле ул” дигән сүзләрен искә төшермичә булмый, ул бии дә, гармунда уйный, спорт белән шөгыльләнә, Сабантуй бәйрәмнәрендә бил алышып, мактаулы урыннар ала. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында белем алган елларында ук ул үз тамашачысын табып, зур залларда концертлар оештыра. Динарның әйтүенчә, җырчы буларак формалашуда, иҗади үсешендә җырчы, тенор, мөгаллим, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү Мактаулы хезмәткәре Мингол Галеев зур роль уйный һәм ул аңа бик рәхмәтле. Бүгенге көндә профессиональ дәрәҗәдә иҗат итүче Динар Шәймәрдановның яратып башкарган “Төнбоеклар”, “Яңа ел”, “Күңел чишмәләре” җырларына музыкаль клип төшерелгән. Без Динардан киләчәккә планнары белән дә кызыксындык. Ул елмаеп:

- Иҗат өлкәсендә армый-талмый эшләргә, яңа җырлар яздырырга, клиплар төшерергә, концертлар, бәйгеләрдә катнашырга исәплим. Менә, мәсәлән, Казанга кайту белән 3 яңа җыр яздырырга планлаштырам. Күбрәк үз районым композиторлары белән эшлим. Репертуарымда, әлбәттә, төрлесе бар: халык җырлары, эстрада, шулай ук дини эчтәлеклеләре дә шактый. Мин, гомумән, эчтәлекле, мәгънәле җырлар сайларга тырышам. Шуңа залдагы тамашачыларның яшь үзенчәлекләрен, зәвыгын чамалап, күзаллап чыгыш ясыйм, - диде ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума