Материалы

Максатларга ирешергә язсын

последние и лучшие новости искусства в мире

4-6Ноябрь аенда Төмән шәһәренең «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараенда Гөлнара Кәримова җитәкчелегендә эшләп килүче «Бәйрәм» студиясенең юбилейлы иҗат кичәсе узганы турында язган идек. Шунда 6 яшеннән ансамбльдә җырлаучы Әлфия Шәйхетдинованың чыгышын, профессиональ дәрәҗәдә башкарган татар җырларын тыңлап таң калып утырдык. Концерттан соң җырчы кыз белән махсус очрашып, аның белән газета укучыларыбызны да таныштырырга булдык.

Әлфия безне матур тавышы белән генә түгел, инсафлылыгы, максатчанлыгы, тырышлыгы белән дә үзенә сокландырды. Татар халык җырларын шул хәтле оста башкаруының серен дә ачтык - ул Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә халык җырларын ялгыз башкару бүлегенең 2 нче курсында укый икән.

Әлфия Төмән шәһәрендә Елена белән Илдус Шәйхетдиновлар гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килгән. Илдус Камалетдин улы тумышы белән Аромаш районының Көсәйкүл авылыннан. Әти-әнисе балачактан балаларында туган телгә, гореф-гадәтләргә, динебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләп үстергәнгә, хәзер ул да балаларында шул сыйфатларны булдырырга тырыша. Рус кызы Еленага гашыйк булып, гаилә корырга тәкъдим ясагач, яшь кәләш Ислам динен кабул итә, татар телен өйрәнә.

Җыр-моңга сәләте барын белеп, әти-әнисе 4 яшьлек Әлфияне музыка түгәрәгенә бирәләр. Аннары әтисе “Бәйрәм” ансамбле җитәкчесе Гөлнара Кәримова белән танышкач, кызын шәһәр татар мәдәният үзәгенә дә йөртә башлый. Мәктәптә укыган елларда, музыканың теоретик предметларын белү өчен, тырыш кыз «Гармония» музыка мәктәбендә дә бик теләп укый һәм эстрада җырларын башкаручы һөнәре буенча таныклык алып чыга.

Башта мин «Бәйрәм» ансамблендә җырладым, аннары ялгыз җырлар башкара башладым. Гөлнара Вәлиулла кызына рәхмәтем зур: минем белән шәхсән эшләп, тавышымны куйганы, концертларда, зур бәйрәмнәрдә сәхнәгә чыгып җырларга, төрле бәйге-фестивальләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар алырга мөмкинлекләр булдырганы өчен. Аннары бүгенге көндә Казан музыка көллиятендә укып йөргәнем, балачак хыялымны тормышка ашырырга тырышучы әти-әниемә рәхмәтлемен! Үзем бигрәк тә татар халык һәм инглиз телендә җырлар башкарырга яратам. Билгеле булганча, мелизматика төре буенча татар җырларында бик күп катлаулы мизгелләр бар. Кызганычка, табигать аны миңа бирмәгән, шуңа күрә миңа аны үстерергә һәм эшкәртергә, күп эшләргә туры килә. Ә инглиз телендә бары эстрада җырларын башкарам. Ул җырлар белән мин Татарстан Республикасы буенча концертларда чыгыш ясыйм. Киләчәккә планнарым турында да әйтеп үтәсем килә. Бүгенге көндә бар максатым - татар мәдәнияте чыганагы булган Татарстан җирендә музыка буенча төпле белем алып, туган шәһәремә кайтып шул белемне балалар белән бүлешәсем килә, - дип сөйләде Әлфия.

Милләт җанлы, сәләтле якташыбызга изге максатына ирешүен һәм иҗади уңышлар телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума