Материалы

Мактанырлык егетләребез бар

последние и лучшие новости искусства в мире

22-817-19 нчы май көннәрендә Курган өлкәсе, Шадринск шәһәрендә Урал федерал округы чемпионаты үтте. Бу зур ярышта Төмән өлкәсе җыелма командасында Тубыл шәһәре егете Рим Колмәмәтов җиденче тапкыр катнашып, чемпион исемен яулады. Рим 17 яшеннән спорт мастеры, Россия күләмендә узган ярышларда бик күп призлы урыннар алган, студентлар арасында ике тапкыр Россия чемпионы булды. Бу безнең данлы спортчы егетебез Тубыл пединститутын “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Хәзерге көндә ул күп профильле техникумда спорт җитәкчесе булып эшли.

Рим күп балалы әти дә, хатыны Альбина белән менә дигән 3 егет үстерәләр. Апрель аенда Римны шәһәрнең татар-башкорт спорт көрәше федерациясе рәисе итеп сайладык, аның бу көрәштә дә уңышлары җитәрлек, бу спорт төре буенча да спорт мастеры исемен алырга да теләге бар. Ул 24 нче июньдә Новосибирск шәһәрендә узачак штанга күтәрүдән Россия чемпионатында катнашырга җыена. Без аңа бу ярышта гына түгел, барлык эшләрендә, тормышында зур уңышлар теләп калабыз.

Әлмөхәммәт ХӘБИБУЛЛИН, тренер. Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума