#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мактаулы лидер

последние и лучшие новости искусства в мире

13-721 март көнне узган дүртенче чакырылыш өлкә иҗтимагый палатасының беренче утырышы барышында «Илһам» яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы җитәкчесе, өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы, РФ иҗтимагый палатасы эксперты Тимур Нигъмәтуллинны палатаның «Граждан инициативалары лидеры» дигән мактаулы исеменә лаек булуы белән котладылар. Аның актив иҗтимагый хезмәте белән без газета укучыларыбызны даими рәвештә таныштырып барырга тырышабыз. Ләкин ул алып барган эшләрне санап чыгарга һич тә мөмкин түгел. Мәсәлән, бу юлы да ул палата утырышыннан соң, эшлекле командировка белән Казан шәһәренә юл алды.

23-24 март көннәрендә анда Төмән өлкәсе һәм Татарстан республикасының иҗтимагый палаталары ярдәме, «Илһам» иҗтимагый оешмасы оештыруында «Инклюзив юл» белем бирү форумы үтте. Ике көн дәвамында Төмән активистлары Алексей Боровиков һәм Тимур Нигъмәтуллин Татарстандагы хезмәттәшләре белән төбәкләрдә инклюзив хәрәкәт үсеше тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Форумның беренче көнендә «Мәгарифтә инклюзив юл» темасы буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Сәламләү сүзе белән чарада катнашучыларга ТР иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлеева мөрәҗәгать итеп, көнүзәк социаль проблемаларны хәл итүдә коммерцияле булмаган секторның ролен ассызыклап үтте. Сәламләү эстафетасын Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы рәисе Геннадий Чеботарев дәвам итеп, инвалидларны социализацияләү проблемалары турында профессиональ фикер алышуның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләде. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча ике иҗтимагый палаталар арасында алга таба да бергә эшләү турында килешү төзелде. Алексей Боровиков һәм Тимур Нигъмәтуллин Төмән өлкәсендә махсус белем бирү ихтыяҗлары булган кешеләрне укыту модельләрен тәкъдим иттеләр. Төбәктә инклюзив социаль проектларны тормышка ашыру үзенчәлекләре белән уртаклаштылар. 13-6Шулай ук алар бик теләп Казан шәһәрендәге «Ярдәм» милли хәйрия фонды каршында реабилитация үзәге булдыру практикасы белән таныштылар. Икенче көнне Казан шәһәренең гомуми белем бирү оешмалары базасында «Инклюзив аралашу дәресләре» сериясе планлаштырылды, аның кысаларында мәктәп укучылары сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән яшьтәшләре белән шәхси аралашуның үзенчәлекләре белән таныштылар.

Тимур Нигъмәтуллин белән Алексей Боровиков «Инклюзив юл» форумын оештыруда ярдәм күрсәткән Төмән шәһәре Думасы депутаты Андрей Лазаревка һәм өлкә иҗтимагый палатасына рәхмәт белдерәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836