Материалы

Машина йөртүчегә файдалы киңәшләр

последние и лучшие новости искусства в мире

- Автосервиска кергәч, механикның үз эшен ничек белүен тикшерергә теләсәгез, аннан машинаның берәр деталенең ни хәлдә булуын сорагыз. Әмма ул детальнең халәтен үзегез белергә тиешсез. Дөрес әйтсә, димәк, механик алдамый. - Тротуарда яки юл читендә балалар чабышканын күрсәгез, тизлекне киметегез. Чөнки аларның юлга йөгереп чыгуы ихтимал.

- Көпчәкләрдәге басымны һәрвакыт тикшерегез. Әгәр ул нормадан артык, я ким булса, ягулык тоту артачак.

- Тимер юл аша чыкканда шлагбаум ачык булып, семафор уты янмаса да, поезд килмиме икән, дип тикшерегез. Чөнки техника ватылырга мөмкин.

- Аккумулятор утырган дип шикләнсәгез, машинаны кабызып караганчы, “дальний” утны яндырыгыз. Ул аккумуляторны “уятачак”, химик процесс башланып, электролит бераз җылыначак. Әгәр машина шундук кабынмаса, 1-2 минуттан тагын кабызып карагыз.

“Ирек мәйданы”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума