- Тәгәрмәчләр басымын гел тикшерегез. Әгәр басым нормадан кимрәк яки артыграк булса, машина ягулыкны күбрәк тотачак.
- Двигательдән май саркый дип шикләнсәгез һәм ул урынны таба алмасагыз, түбәндәге киңәшне истә тотыгыз:
а) Двигательне юып, май ага торган урынга (якынча каян чыгуын белсәгез) балалар өчен “присыпка” сибегез.
б) Машинаны 1-2 минут эшләткәч, карагыз, май саркыган урын күренер.
- Тәрәзә чистарткычлар яхшырак юсын өчен, сыеклык салына торган бакка 1-2 тамчы савыт-саба юу чарасы тамызырга кирәк.
- Тоныкланган фараларны теш пастасы ярдәмендә ялтыратып була.
- Машина кузовындагы вак кына сыдырылган эзләрне шундый ук төстәге тырнак лагы белән буярга мөмкин.