Материалы

Машинага чехол сайлыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

* Машина утыргычының баш куйгычына чехол кирәк тә түгел кебек. Әмма уйлап карагыз: бер тапкыр да тышы алыштырылмаган мендәр белән әллә ничә ел йоклап булмый бит. Әле аңа әллә ничә кеше башын салса... Шуңа да баш куйгычның да чехолы булырга һәм ул юылырга тиеш.

* Япма (накидка) рәвешендә эшләнгән чехол — иң ансаты. Аны кидерү һәм салдыру җиңел, кыйммәт тә түгел һәм универсаль: бөтен утыргычларга да туры килә. Дөрес, алар утыргычны тулысынча капламый, җыерылырга мөмкин. Майка-чехолның да уңай һәм җитешсез яклары нәкъ япманыкы кебек.

* Бөтен утыргычны каплый торган чехолларда исә япма белән чехол-майкадагы кебек җитешсезлекләр юк. Әмма җитештерүче универсаль дип тәкъдим иткәне дә сезнең утыргычка туры килмәскә мөмкин. Киертү ансат түгел, тик алар утыргычны тулысынча саклый һәм салонга ямь биреп тора.

* Чехолның материалына килгәндә, хәтфә (плюш) чыдам, тиз юыла, әмма тузан җыя. Алькантара (ясалма замш) бик матур, ләкин кыйммәт. Брезент чыдам булса да, җәй көне андый чехоллы утыргычта кеше тирли. Вельвет нык санала, тик ул тузан җыя, электрлаша. Велюр — иң популяр тукыма, ул матур да, чыдам да. Жаккард нык, тиз тузмый, ләкин бик матур түгел. Полиэстерны чистарту ансат, арзан да, әмма җәен тирләтә. Экокожа бик матур күренсә дә, чыдам булса да, күпләргә кышын — салкынлыгы, җәен артык җылынуы белән ошамый.

“Ирек мәйданы”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума