Материалы

Милли рухлы чәчкә ул

последние и лучшие новости искусства в мире

13-8Татар милли киеме үзенә бик тә килешеп торган мөлаем бу кыз – Талымхан урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Азалия Рамазанова була. Ул моңлы тавышы, оста биюе белән өлкә тамашачылар мәхәббәтен күптән яулап өлгерде. Азалия матур җырлавы белән генә түгел, татар кызларына хас булган тыйнаклыгы, кече күңеллелеге, күркәмлеге белән аерылып тора һәм әйләнәсендәгеләр күңелен үзенә җәлеп итә. Шуңа күрә, аны очраткан саен: “Ходаем, яман күзләр, явыз телләрдән сакласаң иде бу кызны!” – дип үзалдыңа сөйләнеп куясың. Азалия “Таң йолдызы” өлкә балалар фестивале сәхнәсендә 5 яшеннән җырлый. Каян килгән аңа күпкырлы сәләт, дип кызыксынучылар өчен – аның әнисе Илнара Хәлит кызы җырчы, гармунчы да, озак еллар Талымхан урта мәктәбендә җыр дәресләрен һәм музыкаль түгәрәкләр алып бара.

Ул җитәкләгән ансамбльләр өлкәдә генә түгел, хәтта халык- ара бәйгеләрдә беренче урыннар яулап кайталар. Азалия өйдә дә һәм мәктәптә дә әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе, укуда да сынатмый. Әнисе эштә булганда бар хуҗалык аның өстендә. Азалия “Шаян” ансамбленә дә бик теләп йөри, концертларда ул әнисе белән парлап та, ялгызы да җырлый. Октябрь аенда Астана авылында узган “Йолдызлы сәгать” халыкара фестивалендә катнашып, Азалия 2 нче дәрәҗәдәге лауреат исемен яулады. Болардан башка Азалия атнасына 3 мәртәбә волейбол секциясенә йөри. Бу ел Азалия өчен бик тә җаваплы, чөнки тиздән аңа бердәм дәүләт имтиханын тапшырасы, аннары күңеле теләгән һөнәр сайлап, уку йортына керер өчен тагы бер кат белемен тикшерәсе бар. Ләкин ул киләчәктә нинди һөнәр остасы буласын балачакта ук билгеләгән. “Әбиләрем, әнием дә укытучылар. Мин дә балалар яратам, шуңа педагогия училищесының башлангыч сыйныфлар укытучысы бүлеген сайладым, Ходай насыйп итсә, укучыларга белем бирү генә түгел, аларны җырларга, биергә, уен-коралларныда уйнарга да өйрәтә алачакмын. Бу юнәлештә тәҗрибә тупларга әнием дә ярдәм итте. Шуңа, теләгем тормышка ашар, дип ышанам”, - дип сөйләде максатчан кыз. Ә без аңа чын күңелдән уңышлар, якты киләчәк телик, дуслар!

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума