#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Минем сайлау - наркотикларга юк”

последние и лучшие новости искусства в мире

52-512 декабрь көнне өлкә иҗтимагый палатасының кабул итү бинасында “Минем сайлау - уен техникасы аша кисәтү” социаль проектының йомгаклау чарасы узды. Әлеге социаль өстәл уены 2019 елның сентябрендә Төмән җәмәгатьчеләре тарафыннан психоактив матдәләр куллануны һәм таратуны профилактикалау белән шөгыльләнүче алдынгы төбәк учреждениеләре белгечләре, эре яшьләр волонтерлык берләшмәләре һәм дәүләтнеке булмаган реабилитация үзәкләре катнашында эшләнгән.

Өлкәдә ул «Минем сайлау - наркотикларга юк» дигән социаль уен буенча беренче гомумшәһәр чемпионаты форматында, “Тере шәһәр” оешмасы оештыруында, Төмән өлкәсенең социаль үсеш департаменты, “Альянс” социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма, өлкә иҗтимагый палатасы, Төньяк Урал дәүләт аграр университеты һәм “Мирас XXI” белем бирү проекты ярдәме белән уздырылды. Очрашуда тәрбия һәм профилактика эшләре белән шөгыльләнүче хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. «Минем сайлау - наркотикларга юк» уены буенча беренче чемпионат Төмән яшьләрендә дә, массакүләм мәгълүмат чараларында да зур кызыксыну уятты. Октябрь аеннан ноябрьгә кадәр 64 уен сессиясендә 14 яшьтән 24 яшькә кадәр булган меңләп яшь кеше катнашты, алар арасында Төмән мәктәпләре һәм урта махсус уку йортлары укучылары да бар иде. Кайбер уку йортларында уйнаучылар саны бер уен көне эчендә 200 кешегә җитте. Әлеге проектта актив катнашучы “Илһам” яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин чарага нәтиҗә ясап: “Ике ай эчендә профильле экспертлар ярдәме белән «Минем сайлау - наркотикларга юк» дигән уникаль өстәл уены эшләнде һәм сыналды. Яшүсмерләр арасында наркотик куллануны профилактикалауга юнәлдерелгән бу чара психологик тренинг элементларын, спорт уеннары һәм иҗади мастер-классны берләштерде. «Югары киеренкелек» яшьләр иҗтимагый оешмасы волонтерлары да әлеге чараны хуплады. Алар балалар өчен кызыклы биюләр әзерләгәннәр иде. Чара нәтиҗәләре буенча балалар “сәламәт” яшәү рәвешен һәм хокукларны куллануга альтернатива, дуслык, позитив аралашу, командада эшләү, нәтиҗәгә омтылыш, эмоциональ ярдәм барлыгын аңладылар. Чарада катнашучыларның барысы да уңай эмоцияләр, энергия, күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай тәэсирләр алдылар. Проектның үсеш перспективалары турында да фикер алыштылар. «Минем сайлау – наркотикларга юк» уены буенча чемпионатлар даими рәвештә оештырылып торыр һәм хәтта региональ масштабта узар дип өметләнәбез. Проект тәмамланды, әмма уен методикасын камилләштерү һәм үстерү буенча эш әле яңа гына башланды дияргә була”, - дип сөйләде.

Тимур Нигъмәтуллин “Инклюзив юл” проектын тормышка ашырган өчен спорт һәм яшьләр сәясәте департаментыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836