#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Минем урынымда һәркем шулай эшләр иде!”

последние и лучшие новости искусства в мире

50-8“Герой балалар” Бөтенроссия гражданлык-патриотик проекты кысаларында 2 ноябрь көнне Төмән өлкә Думасында Ялутор районы, Яңа Атъял авылы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Вадим Асадуллинны “Коткаруда батырлыгы өчен” дигән медаль белән бүләкләделәр. Вадимның күкрәгенә медальне тантаналы рәвештә өлкә Думасы депутаты Михаил Пономарев такты. Егетнең батырлыгына чын күңелдән сокланып өлкә Думасы депутаты Владимир Столяров: “Вадим, син олы тормыш юлына чын батырлыкның иң югары баскычыннан атлап керәсең. Һәрвакыт гадел, намуслы, затлы бул.

Туганнарың, дусларың, якташларың синең белән горурланалар – шуны син онытма”, - дип, аңа Төмән өлкәсенең геральдик символы төшерелгән сәгать бүләк итте. Әнисе Җәмилә Асадуллинага улына яхшы тәрбия биргәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды. РФсенең гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү һәм гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының Төмән өлкәсе буенча баш идарәсе начальнигы Юрий Алехин: “Теләгең булса, 11 сыйныфны тәмамлагач, МЧС системасы буенча югары уку йортына конкурстан тыш укырга керә алачаксың”, - дип ышандырды. Ә Вадим үзенең кыю адымы турында: “Мин үземне батырлык күрсәттем дип исәпләмим. Минем урында һәркем шулай эшләр иде”, – дип әйтә.

Ә хәл болай була: 23 июль көнне Вадим үзенең дусты Эмиль Газизов белән яланлыкта җир җиләге җыеп йөргән арада, бераз ял итеп алырга уйлап, авыл тирәсеннән узган Тубыл елгасына су коенырга баралар. Ике дус рәхәтләнеп йөзеп, чумып, су чәчрәтеп уйнаганнан соң, судан чыгып барган арада Вадим артына борылып карап куя. Шул чак ул су астыннан берәүнең куллары гына күренгәненә игътибар итеп, икеләнмичә, аның янына ашкына. Су астыннан калкып чыккан гәүдә соңгы өмет белән ярдәмгә чакырып тавыш бирүгә, Вадим аны тотып алып, кырга таба йөзә. Батучы кыз 17 яшьлек Аделя Кадыйрова әти-әнисе белән Төмән шәһәреннән кунакка кайткан була. Аның авыл кызлары белән су коенырга барганын якыннары белмәгән дә булалар, шуңа бу хәтәрле хәл турында кыз беркемгә дә сөйләми. Вадим та моңа көндәге эш кебек итеп кенә карый. Яңа уку елы башлануга район мәгариф департаментыннан “Герой балалар” проекты турында мәгълүмат килә. Укучылар белән сөйләшкәч, спорт буенча инструктор Миңнегөл Сәлимова Вадимның суга батучы кызны коткарганы турында ишетә. Һәм алар озак еллар Атъял мәктәбендә татар теле дәресләрен укыткан Зөлфия Калгаманова белән Аделяның үзеннән сорашып, әти-әнисеннән рөхсәт алып бу хәл турында район мәгариф департаментына язып җибәрәләр. Миңнегөл Хәлил кызы Вадим турында: “Җәйге каникул вакытында Вадим спорт буенча минем ярдәмчем булып эшләде. Ул бик тырыш, “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. Спорт ярата - волейбол уйный, ирекле көрәш белән шөгыльләнә, чаңгыда шуа, район, өлкә күләмендә мәктәпнең данын яклый. Күптән түгел тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) фәненнән район олимпиадасында катнашып, 2 нче урын яулап кайтты. Вадим 6 балалы мөселман гаиләсендә бик тәртипле булып, хезмәттә чыныгып үсә”, - дип сөйләде.

Вадимны котларга һәм аның шатлыгын уртаклашырга Яңа Атъял мәктәбе директоры Фәридә Исхакова, дуслары, сыйныфташлары да килгәннәр иде. Җәмилә Асадуллина улының адымын югары бәяләгән һәм игътибар күрсәткән өчен һәркемгә рәхмәтен белдерде. Вадим Асадуллинга тагын икенче - “Суда коткару өчен” дигән медаль дә биреләчәк.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836